Балтачта бала табудан курыкмыйлар
Әле узган гасырның 50-70 нче елларында биш-алты балалы гаиләләр авыл җирендә табигый хәл иде.
Балтач районының урманга терәлеп торган Алан авылында алты гына йортлы Ташкент урамы бар. Бу урамга ишле, тату Гыйбадуллиннар гаиләсе нигез салган. Әлеге урамда яшәүчеләрнең бөтенесе дә – Ташкент ягыннан, үзбәк кардәшләребез туфрагыннан күчеп кайткан милләттәшләребез. Дөрес, урамдагы иң өлкән кеше – Заһретдин Гыйбадуллин вафат булгач, аның гаиләсе район үзәгенә күченгән.
Армиядә хезмәт итеп кайткач, Рәҗәп Ташкентка, әнә шул әтисенең абыйсы – Заһретдин абзасы янына барып урнаша. Тик анда озак яшәргә туры килми. 1990 елда Үзбәкстанда ыгы-зыгылар көчәйгәч, кызу канлы үзбәк яшьләре «Урыслар – Рязаньга! Татарлар – Казанга!» дигән шигарьләр күтәреп йөри башлагач, Тәслимә һәм Рәҗәп Гыйбадуллиннар, өч бүлмәле фатирларын калдырып, ике яшьлек Айрат белән җиде яшьлек Гүзәлне алып, сыйдыра алган хәтле мөлкәтне «Нива» машинасына төяп, туган якларына, Балтачка кайтып төпләнә. Озак та үтми Заһретдин агай да Аланга кайтып төшә. Хәер, Рәҗәпнең туган якка кузгалуының икенче җитди сәбәбе дә бар. Кайнар цехта эшләү ярамыймы, нәселдән килгән чир баш калкытамы, яшь ирнең кул чуклары каты сызлый башлый. Табиблар ревматоидлы артрит дигән диагноз куя, климат ярамый, дип тә әйтә.
Төпләнә дигәч тә, аларны Аланда беркем көтеп тормый. Бер атна әби-бабай нигезендә, Маһиәнвәр апаларында яшәп алалар да, бер казык та кагылмаган буш җиргә, Тәслимә ханым әйтмешли, «суы, уты, газы, юлы булмаган» урында, дүрткә дүрт метрлы бура куеп, өй салырга керешәләр. Өй дип әйтү генә ансат. Әле аны өясе дә өясе...
Рәҗәп әби-бабасы янында, үксез бала булып үссә, Тәслимә алты балалы, ишле гаиләдән. Өй җиткереп керергә бертуганнары ярдәм итә, Смәелдәге әти-әнисе дә булыша. «Без бүген дә бер-беребезне кайгыртып, бер йодрык сыман яшибез. Бер сеңлебез вафат, калганнарыбыз исән-сау. Өй салганда Маһиәнвәр апаның балалары да читтән генә карап тормады, аларга да зур рәхмәт!» – дип шөкер итә гыйнвар башында алтмышын түгәрәкләгән өлкән хуҗабикә...
Әле узган гасырның 50-70 нче елларында биш-алты балалы гаиләләр авыл җирендә табигый хәл иде. Бүген мондый ишле гаиләләр гайре табигый хәл кебек тоела. Хәер, һәр бала үз ризыгы белән туа, дип динебез кушканча яшәргә тырышучылар да бар хәзер. Бүген шундый гаиләләрнең берсе – шушы нигездә алты бала багучы яшь Гыйбадуллиннар.
Яшь чагыңда, кияүгә чыкканчы алты бала табармын дигән ниятең бар идеме, дип сорыйм яшь хуҗабикә Гөлнарадан. «Без үзебез өч кыз үстек. Апам Гөлзадә өч бала үстерә. Өченчесен минем кебек яңа гына алып кайтты. Сеңлем Гөлчәчәк кияүдә түгел әле. Үземнең дә өч бала табармын дигән уем бар иде. Менә алтау булдылар инде», – дип елмая килен кеше. Иң олы балалары Мөхәммәткә – 13 яшь, Нурисламга – 11, Фирдәвескә – 8, Әмирханга – 4, Ләйсәнгә – 2 яшь, иң кечкенәләре Ибраһим 6 айлык икән. «Үзеңә – 34, ирең Айратка – 35 яшь. Әле сез унны алып кайтырсыз. Балтачта рекорд куярсыз», – дип шаяртам мин үз чиратымда. «Рекорд куеп булмас. Районда 14 бала баккан гаилә бар. Үзебезнең татарлар», – дип җаваплый ул.
– Ходай күпме насыйп итсә, шул хәтле булыр, – дип сүзгә кушыла Айрат. Ике метрлы, киң җилкәле, гайрәте ташып торган ир-ат ул. Шул мизгелдә күңелемнән, их, авыл җирендәге барча имамнар да менә шушындый киң карашлы, булдыклы яшьләр булса, динебез алга китәр иде, дигән уй сызылып китте. Туган авылында инде унбиш ел имамлык итә ул. 2005-2008 елларда башкалабыздагы Ислам дине кабул ителүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсәдә укыган. Бу уку йортында соңгы дүртенче курсны эшләп уку мөмкинлеге бар. Айрат соңгы курсын үз районындагы Ор авылы мәчетендә имам булып эшләп укыган. Анда бер ел эшләгәч, яшь гаилә әти-әни янына, Аланга кайта.
2008 ел. Гөлнара элемтәчеләр техникумында укыган вакыт. Айратның авылга кайтып, имам булып эшли башларга уйлап йөргән мәле. Беренче очрашуда ук бер-берсен ошаталар. Ярты елдан өйләнешәләр. «Беренче күрешү биш кенә минут булды. Шунда телефон алмашырга өлгердек. Икенче очрашу барысын да хәл итте. Бауман урамы башында, сәгать янында күрешергә килешкән идек. Бер-беребезне аңлап бетермәгәнбез. Ерак та түгел тагын бер сәгать бар икән. Гөлнара шунда мине ике сәгать көткән. Мин дә көттем инде. Арлы-бирле йөри торгач, Ходай насыйп иткәч, күрештек. Ул көнне күрешмәсәк, бәлкем башка очрашмаган булыр идек», – дип көлемсерәп искә төшерде ул хәлне Айрат...
Сер түгел, бүген авыл җирендә имам булып кына эшләп гаиләне тотып булмый. Клуб мөдире вазыйфасын да башкара, Алан мәктәбендә әхлак дәресләре дә укыта яшь ир. Имам дипломы белән генә мәктәпкә кереп булмый, дисезме? 2010-2015 елларда читтән торып университетта, тарих факультетында укый ул. Озак еллар Алан мәктәбен җитәкләгән, соңгы елларда Бөрбаш мәктәбендә директорлык иткән Гүзәл Бариева аңа әүвәл башлап дин нигезләрен төшендерә, мәдрәсәгә, университетка укырга барырга фатиха бирә. «Ни кызганыч, чирләп киткән әнисен карау сәбәпле, соңгы вакытта авылның иҗтимагый эшләрендә катнаша алмый. Бик тырыш, булдыклы, тынгысыз кеше ул», – дип остазын зурлап телгә алды Айрат.
Билгеле, авыл җирендә иркен, мул яшим дигән ир-атның акча китерә торган башка һөнәр-шөгыльләре дә булырга тиеш. Әле Гөлнара белән өйләнешкәнче, авылга кайтып урнашканчы, яшь Гыйбадуллиннар гаиләсенең беренче шөгыле – чыршы сагызы җыю була. «Шактый төшемле шөгыль булды. Шул сагыз җыеп саткан акчага әүвәл матай, аннан машина алдык», – дип искә төшерә ул чакны Рәҗәп агай. «Миңа да эләкте сагыз җыю. Ялкау түгел микән булачак киленбез дип, мине беренче мәртәбә шунда сынап карадылар», – дип көлә Гөлнара.
Өч ел бәрәңге бакчасында, өч сутый җирдә теплица ясап, кыяр-помидор үстереп караганнар. Тик әлләни файдасын күрмәгәннәр. Сатуы кыен, таләпләре кырыс.
Берничә ел төзекләндерү, төзү эшләре белән шөгыльләнүче ширкәттә дә эшләп алган Айрат. Алабуга районына кадәр барып эшләргә туры килгән. «Осталар белән бергә йөреп, төзелеш эшләренә өйрәнеп калдым. Менә йортны киңәйтеп җибәрдем. Абзар-кура, мунча салу бүген миңа берни түгел. Иң яраткан шөгылем – ни дә булса төзү. Шундый эш сорап кулым кычытып тора», – ди ул.
Хәзерге вакытта сиксән баш умарта тоталар. Аның файдасы шактый зур. «Билгеле, эше, мәшәкате күп. Җәй буе шуннан бушап булмый», – ди бабай кеше.
Берничә ел элек такта ярдыргыч-пилорам сатып алып көйләп куйган Айрат. Элек корый башлаган агачларны урман хуҗалыгыннан иркен алып булса, хәзер бу кыенлашкан. Шуңа күрә соңгы вакытта җирле үзидарәләр белән хезмәттәшлек итә. Авыл эчендәге, кисүе кыен булган биек, юан агачларны, әйтик, тупылларны егып алып кайта. Килешү гади: аударган өчен җирле үзидарә түләми, агачны алган өчен кисүче акча бирми. Мәрҗани мәчетенә караган мөселман зиратына, Казан мәчетләренә ләхет такталары кисеп-әзерләп илтеп бирә бүген Айрат. «Әлегә иң тотрыклы керем шушы. Соңгы елларда корбанлык сарык алып, симертеп чалуга керештем. Бу да – мөһим юнәлеш», – ди ул...
Алты бала белән идарә итү кыен түгелме? Бу сорауны мин өлкән Гыйбадуллиннарга да, яшьләргә дә бирдем. «Эшсез торсалар, нишләргә белмиләр. Шаяра, шуклана башлыйлар. Ничек тә эш табарга тырышабыз. Өчесе кул арасына керде инде. Бабаларына умарталыкта булышалар. Теплица булганда да эшләделәр», – ди әби кеше.
– Бер көнне, кызыкмаслармы дип, гараждагы двигательне сүтәргә кушып калдырган идем. Өчәүләп уйнап утырганнар, бер болтны сүткәннәр. Техникага куллары бармый, – дип уфтанса да, Айрат улларының милли көрәштәге уңышларына куанганын яшерми. Мөхәммәт гыйнвар уртасында Казанда, «Сабантуй» журналы призына булган ярышларда, үз үлчәвендә өченче урынны алган. Фирдәвес былтыр җәен авыл Сабантуенда, кордашлары арасында беренчелекне яулаган. Нурислам да матур гына көрәшә.
Әти кешегә бераз кыенрак: атнага алты көн рәттән, кичен район үзәгенә, Балтачка барырга туры килә. Малайлар дүрт көн бассейнда, ике көн көрәш түгәрәгендә шөгыльләнә. Бөрбашта да көрәш түгәрәге бар-барын. Тик анда, йөрүчесе азрак булгач, бил алышырлык тиңдәшеңне табу читенрәк.
Рәшит МИНҺАҖ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев