Агыйдел олысы – татар җире
Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты сентябрь азагында Мөслим районы үзәгендә «Көнбатыш Урал буе татарлары: үткәне һәм бүгенгесе» дигән гыйльми-гамәли конференция үткәрде.
Конференция эшендә ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Казан дәүләт мәдәният институты, КФУ тарихчылары, Татарстан һәм Башкортстан Республикасыннан җыелган күп санлы төбәк тарихын өйрәнүчеләр катнашты.
Бу чараны төбәк тарихчылары өчен мастер-класс дип тә, һөнәри һәм һәвәскәр тарихчыларының фикер алышуы дип тә атап буладыр, мөгаен. Мәгълүм булганча, Россия Федерациясендә генә дә дүрт меңнән артык татар авылы бар. Аларның һәрберсенең, шул исәптән инде юкка чыкканнарының да тарихын өйрәнгәндә милләтебез үткәне, булмышы тулырак ачылыр; халкыбыз яшәешендәге, узмышындагы ак таплар юкка чыгар иде. Тарих институты директоры Марат Гыйбатдинов, конференцияне ачып: «Без, галимнәр, берничек тә үзебез генә барча авылларның тарихына барып җитә алмыйбыз. Даими үткәрелә торган мондый конференцияләрнең берсе Кама, Агыйдел, Ык буйларында яшәгән татар авыларының тарихын өйрәнүгә багышлана. Бу як авылларының тарихы катлаулы. Сез, төбәк тарихчылары, бу олы эшкә алынып зур хезмәт башкарасыз, авыл тарихларын бастырып чыгарасыз. Әлбәттә, чыганакларга таянып язылса, китапларыгыз төплерәк, җитдирәк булыр иде. Без сезгә методик ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер», – дип бу зарурлыкны берничә тапкыр тәкрарлады.
Бу изге эшкә дистә ел элек алынганнар белән беррәттән авыллары, нәселләре тарихы белән яңа гына кызыксына башлаганнар да бар. Архив документларын, кулъязма чыганакларны кайдан ничек эзләргә икәнен өйрәтү ягыннан Тарих институтының Идел һәм Урал буе тарихы бүлеге хезмәткәре Халидә Баһаветдинованың «Төбәк тарихын өйрәнү методикасы» дигән чыгышы бик файдалы булды. Кайсы шәһәрдән, нинди фондтан нинди чыганак табарга мөмкин булуын ул җентекләп аңлатты. Төбәк тарихын өйрәнүчеләргә өчен институт «Методические рекомендации по изучению истории населенных пунктов востока Татарстана» дигән ярдәмлек чыгарган. Әлеге китапчыкны институт сайтыннан да табу мөмкин (татаровед.рф.).
– Революциягә хәтле басылган хезмәтләрне бүгенге заманда интернет ресурслардан, китапханә сайтларыннан да табып була. НЭБ (Национальная электронная библиотека (https://rusned.ru/secrrch/extended). «Поиск» дигән шакмакка «Мензелинский уезд» яки «Уфимская губерния» дип язсаң, электрон копиясе булган хезмәтләр килеп чыга, – дип киңәшләр бирде Халидә ханым.
Көнбатыш Урал буеның, тәгаен алганда Мөслим төбәге халкының тарихын өйрәнгәндә төбәкчеләр өчен иң зур аңлашылмаучылыкларның берсе – сословиеләр мәсьәләсе. Ягъни «башкорт», «типтәр» атамаларының бу төбәктә милләтне түгел, сословиене аңлатуы. Моңа, билгеле, үз вакытында Башкортстан Республикасы идеологларының күптомлык «Башкорт ырулары тарихы»ның Ирәкте волостена караган 12 нче томын Мөслим районында күпләп таратуы да сәбәп булган. Әйтик, бу томны Мәлләтамак авылына гына да 20 данә бүләк иткәннәр. Нәтиҗәдә берничә айдан авылның Мәлләшәрип ягы зиратында үз заманында Ирәкте волостенда старшина булып хезмәт иткән Шәрип Киековның «кабер ташы» пәйда булган. Әлеге ташны ятлар куеп китү – халык хәтеренең кыска, ә җирле халыкның умырткасыз һәм аумакау булуына аермачык билге. Чөнки гомеренең соңгы елларында Башкортстанның бүгенге Тәтешле районы җирлегендә идарә иткән Шәрипнең Мөслимдәге Мәлләтамакка кайтарып җирләнүе – көлке. Әлеге адәм бик усал, кырыс, рәхимсез кеше булган, Мөслим төбәгендәге халык аны күралмаган, бервакыт үч алмакчы булып, артыннан куып та караганнар, тик тота алмаганнар (бу хакта этнограф Сәет Вахиди язмаларында әйтелә). Ул заманда яшәп киткәннәр таш куюга риза булмас иде. Өченчедән, узган гасыр ахырында чыккан, Мөслим районы тарихына багышланган китапларда шулай ук сословие атамасы белән милләт атамасын буташтыру күзәтелә. Аннан килеп, бу уңайдан шик белдерүчеләргә шуны да искәртәсе килә: әлеге «Башкорт ырулары тарихы» күптомлыгы фәнни яктан искиткеч нык аксый. Ул нигездә 8-9-10нчы ревизия сказкаларына – 1834-1950-1859 елгы халык саны алу нәтиҗәләренә нигезләнеп язылган. Анда да авылның башкорт сословиесенә караучы кешеләре генә кертелгән. Югыйсә, БР Милли архивында 5-10 ревизия сказкалары саклана. Дөреслеккә дәгъва кыласың икән, нигә мәгълүматларны 5 ревизиядән үк башлап бирмәскә? Мәгълүмат яртылаш кына бирелә икән, ул дөрес була алмый.
Тарих институтының Идел һәм Урал буе тарихы бүлеге мөдире Радик Исхаков бу хәлнең төп сәбәбен: «Башкорт һәм, гомумән, башка сословиеләрнең барлыкка килүе кешенең кайда ясак түләвенә бәйле булган. 1582 елны Уфа өязе барлыкка килә. Уфага ясак түләүләренә карап, өяздә яшәүче халык башкорт дип атала башлый», – дип аңлатты. Аның сөйләвенчә, шул еллардан башлап башкорт биләмәчеләре (вотчинниклар) формалаша. Ясаклы татарлар да бу сословиегә кертелә. Әлеге процесс XVII гасыр азагына кадәр дәвам итә. Әйтик, Югары Тура өязендә (хәзерге Свердловск өлкәсе) яшәүчеләргә остяк-иштәк дигән термин кулланыла. Анда яшәгән татарларны да иштәк дип язалар. Тубыл, Төмән өязләрендә ясак түләүчеләрне «татар» дип атаганнар. Себер татарлары белән бергә шунда яшәүче, фин-угор төркеменә керүче халыклар да татар дип атала башлаган. XVI-XVII гасырга караган рәсми документларда Урта Идел буенда яшәгән ясаклы татарлар, көньяк удмуртлар, чуашлар «Казан чуашы» (Казан кешеләре) дип теркәлә. Халыкны шушылай бүлгәләп эш йөртү чиновникларга идарә итүне җиңеләйтә. Типтәр сословиесе 1730 елларда гына оеша башлый. Алар нигездә ясаклы татарлардан формалаштырыла. XVIII гасыр азагында типтәрләрне хәрби хезмәткә ала, алардан казак полклары оештырырга керешкәннәр. Егерменче гасыр башында, инкыйлабтан соң, сословие чикләре бетерелгәч, Совет хакимияте уздырган беренче җанисәптә үк Минзәлә өязендәге барча «типтәр, башкорт» татар булып язылган.
Конференциядә «Мөслим районы имамнары: XVIII-XXI гасырлар» дигән темага чыгыш ясаган Миңнулла Абдуллин бу җәһәттән бер гыйбрәтле фактны искә төшерде. 1883 елда Мәлләтамак авылының күршесендә, Туйгилдедә төбәктә земствога караган бердәнбер дәүләт мәктәбе – урыс-башкорт училищесы ачылган. Анда укырга фәкать башкорт сословиесендәге ир балаларны гына алганнар. Халыкны сословиеләргә бүлеп каршы куюның бер мисалы менә шушы инде!
Билгеле, башкорт сословиесенә күчкәннәргә дәүләт тарафыннан өстенлекләр бирелү төбәктә яшәгән халыклар өчен матди хәлне яхшырту, хокукый-җәмгыяви статусны күтәрү чарасы да булган. Шул сәбәпле Уфа өязендә яшәгән ясаклы татарлар, ялгызаклар (бобыль), типтәрләр генә түгел, йомышлы татарлар да башкорт булып язылган. Үз вакытында моңа Казан губернаторы А.Волынский да игътибар итә. 1730 елны язган «Записка о положении башкирского вопроса в Российской империи» дигән хезмәтендә ул соңгы 20 елда ясаклы татарлар гына түгел, мордва, чуаш, чирмеш, вотяклар, хәтта урыслар хисабына башкортларның өч мәртәбә артуын хәбәр итә. Мондый хәл үзе үк «башкорт» (башкирцы) атамасының милләтне түгел, сословиене аңлатуын раслый.
Көнбатыш Урал буе территориясенең – Агыйдел, Ык буйларының үз заманында Казан ханлыгының бер өлеше – Агыйдел олысы булып торуы (алты олысның берсе), Кама елгасының сул як ярыннан алып Җаек елгасының уң як ярына кадәр җәелүе; тәгаен алганда, ушкуйникларга каршы сугышка барганда бу тарафтан Казан ханы Ибраһимга шактый яугирнең ярдәмгә килүе турында конференция барышында Тарих институты хезмәткәре Әнвәр Аксанов та, Башкортстанның Чакмагыш районыннан килгән төбәкче Марат Ахунов та телгә алды. Сүз уңаеннан, конференциядә катнашучыларга бүләк итеп бирелгән «Западное Приуралье в свете образования татарской и башкирской республик 1917-1922 гг: надежды и реалии» дигән документлар һәм материаллар җыентыгында әлеге алты олыс хакында шактый тулы мәгълүмат бирелә, шулар арасында башкорт олысы да искә алына. Әлеге җыентыкта китерелгән дәлилләр, Ык буйлары – тарихи башкорт җирләре, дигән уйдырманы тулысынча юкка чыгара. Югыйсә, 2021 елны Мөслим районында уздырылган Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена Башкортстаннан килгән рәсми кунак, корылтай рәисе урынбасары Эльвира Әиткулова (хәзер Россия Дәүләт Думасы депутаты) Ык буе җирләренә дә кул сузарга оятсызлык кылган иде бит.
Башкортстан Республикасы Татар төбәкчеләре җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсәгутов исә инкыйлабка кадәр дөнья күргән картография материалларына нигезләнеп «тарихи Башкортстан» дигән терминның шартлы билгеләмә икәнлеген бәян итте.
Сер түгел, башкорт галимнәре, татар теле диалектының Минзәлә сөйләшендә очрый торган үзенчәлекле «з», «д» авазларына, «бармаем», «кайтмаем» дип сөйләшүләренә карап, бу якта яшәүче халыкны башкорт дип билгеләргә тырыша. Бу уңайдан Г.Ибраһимов исемендәге Татар теле, әдәбияты һәм сәнгате институты директоры урынбасары Олег Хисамов «Татар теле урта диалектының Минзәлә сөйләше: формалашу тарихы һәм кайбер лингвистик үзенчәлекләр» дигән чыгышында «мондый күренешләрне үткән гасырның 50 елларында Казан артыннан һәм Тау ягы районнарыннан язып алынган диалектологик текстларда да очратабыз» дип белдерде. Галим сөйләвенә караганда, Казан ханлыгы вакытында бу авазлар әдәби телдә дә кулланылган икән. Хәер, әдәби тел һәрвакыт ясалма тел була. Ул берничек тә барча диалектлардагы үзенчәлекләрне үзенә туплый алмый. Язма әсәрләр, газета-журналлар әдәби телдә нәшер ителә, ә шул ук вакытта җирле халык үз диалектында сөйләшә. Бу хәл телнең үзенчәлеген, байлыгын гына күрсәтә.
Әйе, без – бер, бердәм халык, үзенчәлекләребез дә шактый күп. Тик бу үзенчәлекләр халкыбызны бүлгәләргә сәбәп була алмый. Моның өчен тарихыбызны, телебезне яхшы белергә кирәк. Конференциянең төп нәтиҗәсе шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев