Нурания Гыйльметдинова: «Мөнбәрле мөгаллим»
(Повестьның дәвамы)
Лекцияләр төрле, сөйләүчеләре дә…
Өченче курс ул сиңа инде шәлә-вәлә түгел (тарих-филология факультеты
студенты буларак, бу диалекталь сүзнең мәгънәсен аңлатып үтим: «шаляй-
валяй» дигән русчадан кергән гыйбарә булып чыга ул). Әти-әни, алай
аңлатып тормасалар да, Казанга һәр чыгып киткәндә, икәүләп шушы сүзне
тәкрарлыйлар: «Кара аны, шәлә-вәлә килеп йөрисе түгел анда! Әйбәтләп
укыйсы!» Балачактан ук мәгънәсе миңа яхшы аңлашылган бу сүзне колак
кырыеннан уздырып, алар белән саубуллашам: «Сез нәрсә, шәлә-вәлә килеп
йөрергә безнең анда вакыт барые, ди!»
Менә шул шәлә-вәләләрсез генә, җитдиләнеп, өченче курска җиттек.
Моны уза алсаң, өлкән курслар сөйләве буенча, вуз югарылыгы яуланган
дип санарга була икән.
Килеш-килбәтне алдагы ике елда вуз калыбына кертергә тырыштык
үзе. Күп кызларның чәчләре кыска итеп киселде, буялды, бөдрәләнде.
Егетләр дә чәчләрен бер-берсенекен генә төзәтешүдән туктап, парикмахер
кайчыларына ияләнә башладылар. Кызлар, очсызга чыга дип, без студент
булгач модага кергән чалбарлар тегеп кидек. Миниларның заманы уза
барганны күреп, тиз генә тездән түбән ярыммакси итәкләр хутка җибәрелде.
Урамдагы модницалардан күреп алып, ул итәкләрнең бер ягына тездән
өскәрәк төрле бизәкләр чигелде. Мондый эшләрне группабызда иң беренче
Нурия мәтәштереп куя. Ни генә тегеп кисә дә, үзенә килешеп торганны
күреп, калган «модельләр» аңа иярәбез. Бәйләгән кофта, итәк, күлмәкләр
модага кергәч, гомуми лекцияләрдә соңгы рәтләрдә утыручы студенткалар
өстәл асты бәйләү дәресләрен ачып җибәрделәр. Безнең группада бәйләү
буенча Флёраны берәү дә уздыра алмады: салкынча көннәр башлануга
пардан башлык-шарфын, француз журналларыннан карап, шуларга бер
ансамбль итеп бәйләнгән кофтасын киеп куйсамы?!
Группаның яртысы Алексеевск якларында сентябрь буе бәрәңге алып,
төзелеш отрядындагылар авылларында ял итеп, бүген менә барыбыз бер
аудиториягә җыелып, беренче дәресне көтәбез. Барыбыз да энәдән-җептән
киенгән. Бигрәк тә төзелеш отрядында умырып акча эшләп кайтучылар шәп!
Ул тәэсирләр, ул җыелган сүзләр! Ә күзләр әледән-әле ишектә. Мөхәммәт Мәһдиев керергә тиеш. Бу – без ике ел көткән вакыйга. Ашыкмыйча гына,
башын югары тотып килеп керде, ишекне ачык калдырды, портфелен
җайлап кына өстәлгә куйды. Исәнләште. Безгә күз йөртеп чыкты.
– Бик күбегезне мин беләм икән инде. Яхшы. Танышып вакыт
уздырмабыз.
Шулвакыт ачык калган ишектән берничә соңга калган студент кереп,
рөхсәт сорап утырыштылар.
– Беренче пар лекция студент өчен нәрсә икәнен мин бик яхшы
аңлыйм, – дип, соңга калучыларны күзәтеп, дәвам итте укытучыбыз. –
Ишек лекция башында бүгенге кебек ачык булыр. Алдан ук сөйләшеп
куйыйк: исәнләшеп, рөхсәт сорап, үзеңнән соң ишек ябып, әдәпле булырга
тырышмыйбыз. Соңга калып килеп, сез зур әдәпсезлекне күрсәттегез була
инде, шул җитә. Соңга калган студентларны ачулану гадәтем юк. Мин
Казанда транспортның ничек йөрүен бик яхшы беләм.
Быел Мөхәммәт абый XX йөз башы татар әдәбияты курсын укытачак.
Студентлар күзлегеннән караганда, иң катлаулы, иң авыр чор. Тукай,
Рәмиевләр, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, М.Гафури, Ф.Әмирханнар чоры.
Нибары ике дистәгә якын елны үз эченә алган чор әдәбиятына бер семестр
вакыт бирелгән. Хәзергә авыр карашларын укытучыбызга текәп утырган
группадашларымның берничә лекциядән соң, очкынлы күзләрен ялтыратып,
ишеткәннәрен калдырмыйча язып барырга тырышачакларына иманым
камил. Мөхәммәт абыйга ишекне дә ачык калдырырга кирәк булмаячак
әле, менә күрерсез. Остазымның тел куәсе, тирән белеме, киң эрудициясе
белән группадашларыма караганда алданрак очрашканга, шундый уйлар
белән лекция язам. Кара-каршы утырып, консультациядә әңгәмә үткәрү –
бер нәрсә, ә аудиториядә кафедра артында укыган доцентның лекциясен
тыңлау – бөтенләй икенче. Мин хәтта остазымның бераз дулкынлануын
да сизәм кебек.
Тәнәфестә старостабыз Хәлил группага белдерү ясады:
– Җәмәгать, бу пардан соң физкорпуска Госманга барабыз.
Мөхәммәт абый аудиториядән чыгып барышлый бу сүзләргә игътибар
итте:
– Мин университет профессорлары Шофман, Гофманны беләм. Госман
турында ишеткәнем юк. Яңа укытучы мәллә? Нинди курс алып бара?
Аудитория шым булды. Сүз профессор Хатип ага Госман турында бара.
Аның исемен яһүдиләштереп, басымын күчереп әйтүебезнең үзенә күрә
бер тарихы бар. Шушы старостабыз Хәлил чыгарды ул яһүди исемне.
Беренче курсның тәүге көннәрендә парлар бетүгә Хәлилне уратып алабыз
да сораулар белән күмәбез: «Хәзер кая барасы?», «Ул кайсы бинада?»
Лекцияләр, дәресләр, семинарлар университетның дүрт бинасына таратып
куелганнар. Табып, соңга калмыйча кереп тә утырасы бар бит аудиториягә.
Хәлил аңлата: «Беренче пар икенче катта 112 дә пр. Гофман лекциясе,
икенче пар өченче катта актлар залына пр. Шофманга керәбез, өченче пар
дүртенче этажда пр. Госман дәресе куелган. Аңладыгызмы, җәмәгать? Бүген
гел бер корпуста гына. Адашып йөрмәһһез тип уйлаем инде». Ашыгып
сөйләшкәндә, Хәлил шулай Башкортстанын «искә төшерә» башлый.
Пр. Госманның татар әдәбияты кафедрасы мөдире профессор Хатип ага булып чыгуын, бернинди дә яһүди Госман түгел, ә Госманов фамилиясенең
(каты гъ белән) Госман дип кыскартылган булуын белгәч, беренче дәрес
тиешледән күпкә югарырак җанлылыкта узган иде. Хатип ага безнең бу
шыбырдауларның сәбәбен аңлый алмыйча, кисәтү дә ясарга мәҗбүр булды
ул көнне.
Менә шушы безнең группа мәзәген кыскача гына сөйләп бирергә туры
килде Мөхәммәт абыйга. Ул көлемсерәп куйды.
– Студентларның укытучыларга төрле кушаматлар ябыштырып
сөйләшүе бар, анысы. Гомумән, татарга хас әйбер дә бит әле ул – кушамат.
Ләкин шуны онытмагыз: үзен башкалар хөрмәт итүләрен теләгән кеше
беркайчан да кушамат белән сөйләшми. Ну сезнең кушамат бик остроумно
(Мөхәммәт абый бу русча сүзне әйтер алдыннан уйланып торды, мөгаен,
уңышлы татарча вариантын эзләгәндер). Нәкъ студентларча. Атаклы
яһүд профессорларыбыз белән бер яңгыраштагы фамилия тагылуга мин
дә каршы булмас идем. Бу вакытта аудиториядә калганнар барыбыз да
Мөхәммәт абый тирәсенә җыелышкан идек инде. Соңгы сүзләреннән соң
үзенең тыйнак кына көлеп куюына безнең дә шаулашып көлүебез кушылды.
Иртәнге 7 дә 40 минутта башлана торган беренче парга җитешеп,
аудиториядә утыру – студенттан зур батырлык сорый торган гамәл. Төнге
берләрдә генә тынлыкка чумган тулай торак күзлегеннән караганда –
булмастай эш. Ә Мөхәммәт Мәһдиевнең беренче парына без – 446 нчы
группа тулы составта диярлек аудиториягә килеп утырабыз. Мөхәммәт абый
староста Хәлилдән исемлеккә «явка»ны билгеләп баруын сорап җәфаламый,
беркайчан безгә кисәтүләр ясамый, «язып барыгыз» дип искәртми. Чөнки
бу нәрсәләргә ихтыяҗ юк. Берничә татар журналист егетнең безнекеләргә
ияреп, аның лекциясен тыңларга йөрүен дә ул «күрмәмешкә» салыша. Тик
аларга күзе төшкәндә, ирен читләренә кунган «Мәһди елмаюы»н барыбер
дә яшереп кала алмый инде.
Лекциядән-лекциягә без өйрәнә торган чорда нәрсәләр булып ятканын
аңлый, төшенә башладык. Укытучыбыз, кем турында гына сөйләсә дә, шуның
образын күз алдына китереп бастырырлык, җанлы итеп, әлеге чорның язучы
һәм шагыйрьләрен бер-бер артлы безнең аң пьедесталына менгерде. Тукайга
гашыйк итте, Дәрдемәндне сөйләгәндә еладык, Галимҗан Ибраһимовка таң
калдык. Мөхәммәт абый Дәрдемәнд белән Тукайның барлык шигырьләрен
әллә яттан белә иде инде – бездә шундый фикер калды. Бауман урамындагы
китап кибетенә еш кагыла башладык. Туган көннәргә укытучыбыз сөйләгән
әдипләрнең берәр китабына котлау язып бирелгән бүләкне иң бәһале ядкарь
итеп кабул итә башладык. Үзгәрдек, үзгәрәбез...
– Мөхәммәт абый бүген язган лекциямдә поляга чыгарган язуларны
укыйм әле, – ди бер көнне парда утырганда Нуриябез, укучылар шикелле
кул күтәреп.
– Укы, Сафиуллина, – ди Мөхәммәт абый.
– «Моны укымасаң, Г.Ибраһимовны беләм дип йөрмә!», «Кызыклы
гына әсәр», «Укырга!», «Бу шигырьне табып ятларга!», «Тап һәм шигырь
дәфтәреңә язып куй!» һ.б., һ.б. Барлыгы 14 чыгарылган искәрмә. Һәр лекция
саен бу, Мөхәммәт абый. Сез сөйләгәч, алар шундый кызыклы, әһәмиятле
булып тоелалар. Каян барысына да вакыт табарбыз икән?
– Сафиуллина, шундый чыгармалар белән лекция язып баруың өчен син
инде студентлар телендәге «международкага» лаек. «4»ле, «5»легә күтәрү
өчен әз генә тырышасы була.
– Мөхәммәт абый, имтиханда студентлардан: «Фәлән китапның
тышлыгы нинди төстә?» – дип соравыгыз дөресме?
– Һич юк. Минем өчен китапның эчтәлеген белүегез мөһим.
Бик сирәк кенә укытучыбызны лекциядән шулай читкәрәк тарткан
вакытлар да була. Әйткәнемчә, сирәк кенә.
– Ярый әле бөтен укытучылар Мөхәммәт абый кебек укытмыйлар,
юкса, безнең башлар: «Җитте! Монда башка урын юк!» – дип кычкырыр
һәм шартлар иде!
Шук-шаян Мәдинәбез әйткән бу сүзләрдә хаклык бар.
Быелгы уку елында Мөхәммәт абыйдан группаның өч студенты курс
эшләре алдык: мин, Розалия, Фәрхәт. Остазыбызга бу ошады күк тоелды
миңа. Тәкъдим иткән темалары үзе укый торган әдәбият курсыннан. Минем
темам «Тукай һәм Никитин». Өйдә Иван Саввич Никитинның шигырьләр
җыентыгы бар минем. Мәктәптә укучылар җыйган макулатураны
тутырганда кулга керде дә бик күптәнге бу басманы алып калган идем.
Логика укытучысы әйткән: «Синең белән булган бер генә хәл-вакыйга да
очраклы гына килеп чыкмавына, аларның ниндидер сәбәп йә нәтиҗәдә
катнашачагына» чып-чын дәлил. Бу китапны да укырмын әле, хәзергә
кызык түгел дип калдырган идем. Шул искә төште. Көн саен уку залына
йөрмәскә шәп бит инде. Портфелеңдә, гел кул астыңда китабың була. Ә
бер-беребезгә бүләк итешкән Тукай китаплары һәрберебездә бар хәзер.
Шушыларны әйткән идем, җитәкчем тагын елмаеп әйтеп куйды:
– Ну, Мингалимова, руслар әйтмешли, «с тобой не соскучишься».
Сүз уңаенда: бу русча әйтемнең чиста татарча мәгънәсен табып кара әле.
Никитин китабы синдә булу сәбәпле бу теманы алдың булып чыгамы инде?
– Мин Никитинны каян табар идем әле, Мөхәммәт абый? Китапханәдән
озакка бирмиләр. Ач тамакка гел читалкада утырасы килми. Эшләргә җайлы
булыр дип уйладым инде.
– Ярар, шулай булсын. Студент халкыннан бөтенләй көтелмәгән
нәрсәләр ишетергә мин күнегеп барам бугай инде. Студентлар гына иң
өстәге яки беренче күз уңындагы фактны төп аргумент итәргә сәләтлеләр.
– Ә без фәнни эш барышында иң өстәге фактлар белән генә эш итмичә, тирән
эзләнүләр, анализлар да ясарбыз дип уйлыйм, Мөхәммәт абый, – дип, Розалия
дә сүзгә кушылды. Сизәбез: җавап җитәкчебезгә ошады. Икебезгә дә карап:
– Өченче курс студентлары булуыгыз күренеп тора. Сезгә җавап табуы
да кыен хәтта. Ярар, кызлар, сезнең белән курс эшләрен әйбәт итеп эшләп
чыгуыбызга ышанам, – дип, әйтерсең безгә канатлар куйды ул көнне.
Канат булгач, очарга да кирәк шул. Очып киталмыйча чәбәләнеп торган,
инде әйбәт кенә кузгалдым дигәндә, тизлекне югалтып, уңга-сулга авышкан
чаклар, ниһаять, тизлек рычагын табып, өскәрәк күтәрелгәч, баш әйләнеп,
чытырдатып күзне йомган вакытлар да булды фәнни эшләребезне башкарганда.
Консультацияләргә Розалия белән бергә йөрибез. Аудиториядә бергә утыргач,
бер-беребезнең әңгәмәләренә дә кушылып китәбез. Миңа калса, Мөхәммәт
абый моны махсус шулай эшли иде. Үз темаңда гына казынып, син мәсьәләгә бер яктан гына карыйсың, ә читтән караган кешенең бу юнәлештә икенче,
кызыклырак фикерләре булып куя. Шулай итеп, миңа Тукай белән Никитин
иҗатындагы уртаклыкларны Розалия дә табышып анализларга, ә мин аның
«Татар хатыны ниләр күрми» әсәре буенча курс эшенә ияреп, гомумән, һәр
чорда татар хатынының «ниләр күрергә дучар ителүен» санарга булыша
идем. Ну кызып та китә идек инде без Розалия белән татар хатынының
хокуксызлыгын исбатлаганда. Шулай беркөнне Розалиянең темасы буенча
сөйләшкәндә, Мөхәммәт абый безне тыңлап, әле беребезгә, әле икенчебезгә
карап алганнан соң, сак кына сүз башлап кызыксынып куйды:
– Кызлар, сезнең йөргән егетләрегез бармы соң?
Без бик аптырап, укытучыбызга текәлдек. Икебез дә урысчалы-
татарчалы итеп «Причем тут егетләр белән йөрү-йөрмәвебез?» дип уйладык
шикелле. Һәрхәлдә, мин шундый уй белән Мөхәммәт абыйга төксе генә
итеп карап куйдым.
– Бигрәк ир затларына тәнкыйть күзе белән карыйсыз. XX йөз башы
татар хатын-кызларының хокуксызлыгын гаепләп чыккан фәнни-әдәби
трактатларны бүгенге көнгә үз тормышыгызга күчермәгез дип әйтүем.
Ниһаять, аңлашылды. Безне ипләп кенә хәзерге көнгә, хәл-әхвәлебезгә
кайтаруы икән укытучыбызның. Ирен читләренә кунган «Мәһди елмаюы»
шул турыда сөйли.
– Соравыма җавап бирү-бирмәү – сезнең эш. Бер-ике киңәшем бар
иде, – ди ул, шул елмаюын сүндермичә.
Шундый кызыклы тема буенча укытучыбызның киңәшен ишетәсе килә
бит. Шуңа күрә ихлас булырга туры килә:
– Икебезнең дә егетләребез юк. Мин, мәсәлән, укып бетермичә, бернинди
егет-дегетләр белән йөрмәскә дип, үземә сүз бирдем. Университетта уку
дәверендә ике егетне кире кактым инде, – дидем мин.
– Синнән булыр... – дип, укытучыбыз карашын Розалиягә күчерде.
– Укып бетереп эшли башлагач та җитешербез әле, Мөхәммәт абый,
тормыш мәшәкатьләренә чумарга, – ди Розалия, оялып кына.
– Кызлар, укып бетергәч, сезнең күбегез авыл мәктәпләренә тарала. Үзегезгә
тиң булырдай, бер-берегезне аңлардай ярны студент вакытта, биредәге егетләр
арасыннан күзләгез. Статистика буенча, студент вакытта ук төзелгән гаиләләр
нык, тотрыклы булалар. Сез кайткан авылда бер агроном була, бер ветврач, бер
инженер. Аларның да күбесе инде ияле булырга мөмкин. Сез – укымышлы
кызлар, аңлыйсыз. Феменисткалар булып калмагыз. Хатын-кызның тормышта
вазифасы – сөекле ир хатыны булу, ана булу.
Тулай торакка кайтканда, Розалия сорап куйды:
– Синең әти-әниләрең шундый киңәшләр биргәне бармы?
– Әй, Розалия, безнең өйдә мин үземне белә башлаганнан бирле «Татар
хатыны ниләр күрми»дәге хәлләр, – дидем мин, авыр сулап.
– Миңа да бирүче юк. Бездә ничектер, андый нәрсәләр турында сөйләшү
гадәте дә юк.
– Менә, ичмасам, Мөхәммәт абыйның балалары бәхетледер! Нинди
мировой аталары бар бит аларның! – дидем мин, үзем дә сизмичә, бала-
чага сыманрак итеп. Әллә кайда, эчтә, күңелем төпкелендә аларга кызыгу
тойгысы да туган кебек булды.
(Дәвамы бар)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев