Нурания Гыйльметдинова: «Мөнбәрле мөгаллим»
(ПОВЕСТЬ)
* 2023 елда «Казан утлары» үткәргән «Сез – иң гүзәл кеше икәнсез!» конкурсында кызыксындыру премиясенә
лаек булган әсәр.
Укытучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең
якты истәлегенә багышлыйм.
Автор
Кереш сүз
«1991 елның 2 сентябрендә улым университетка лекциягә киткәндә,
балконга чыгып карап калдым. Безнең йорт бит университетныкы.
Доцентлар, профессорлар пөхтә киенеп, кәс-кәс атлап, университетка
киттеләр. Ә мин сәламәтлегемне терәп тотар өчен көндәлек гимнастикамны
ясый идем. Аңлыйм: бу иртәдә мин университетка кирәк түгел. Татар
факультеты миннән башка да яши ала. Студентлар минем лекциядән башка
да яши алалар. Гантельләремне куйдым да, бүлмәмә кереп, үземә-үзем
«сокланып», бер еламсырадым. Кырык алты ел эшлә дә бүген беркемгә
дә кирәк булма әле!»
...Күзләрне каплаган яшь пәрдәсе аша укытучым Мөхәммәт Мәһдиевнең
әлеге юлларын укыдым да, остазым белән беренче тапкыр килешмичә,
шул килешмәвемне аның белән фикерләшә алмавыма бәгърем теткәләнеп
елап җибәрдем. Үксеп, тавышланып, кайнар яшьләр агызып. Мин бит
хатын-кыз. Җаны айкалганда, хатын-кыз еламсырап кына калмый. Юк,
остазым, сез хаклы түгел! Сез әле студентларга кирәк идегез, сезнең гади
дә, шул ук вакытта гаҗәп тирән мәгънәле лекцияләрегезне тыңлауга ихтыяҗ
зур иде. «Мәһдиев дәресләрен тыңлау өчен генә мин университетның
татфагын бетерер идем» дигән сүзләрне миңа күп тапкырлар ишетергә туры
килде. Без бәхетле студентлар буыны булдык: киң амплуалы татар галиме
Мәһдиевнең лекцияләрен тыңладык, тулай торакның кызыл почмагында
әдипнең үзе һәм ул чакырган башка язучылар белән җанлы сөйләшүләр алып бардык, химкорпусның татар бүлеге урнашкан дүртенче катындагы
аудиторияләрдә Мөхәммәт абый җитәкчелегендә «Әллүки» стена газетасын
чыгардык, ул катнашкан һәм чыгышлар ясаган конференцияләрдә утырдык,
төп корпусның актлар залы сәхнәсеннән укытучыбызның бары үзенә генә
хас затлы торышын сокланып карадык, татар әдәбиятын укыту мәсьәләләре
буенча күп хезмәтләр, мәкаләләр, дәреслекләр авторы-төзүчесе Мөхәммәт
Мәһдиевнең педпрактикада безгә биргән бик күп киңәшләрен тыңладык.
Сез университеттан киткәч, шул бәхеттән мәхрүм булганнарга Мөхәммәт
Мәһдиевнең нинди укытучы һәм остаз булуын сөйләп бирәсем килеп, мин
шушы язмага алындым. Язмам повестьме, хикәяме, новелламы – минем
өчен ул мөһим түгел. Аны язганда, мин гел сезнең лекцияләрдән әдәби
әсәр нинди булырга тиешлеге турында, язучының иҗат процессы турында
өземтәләр ишетеп торгандай булдым. Тик алар колакка ишетелсәләр
дә, язганда йөрәктә калган, күңелдә сакланган вакыйгалар калкып чыга
тордылар да кәгазьгә түгелә бардылар. Язмам төгәлләнгәч, игътибар
итсәм, сез кабатларга яраткан Толстой сүзләренчәрәк килеп чыккан:
«...заманнар узу белән язучылар әдәби әсәр уйлап чыгарудан гомумән
туктарлар кебек... Язучылар, әгәр инде алар булсалар, уйлап чыгарып
язмаслар, бәлки тормышта үзләре күзәткән әһәмиятле яисә кызыклы
нәрсәләр турында гына сөйләрләр». Болар – сез иҗатыгызда тугры калган
сүзләр. Укучыларым игътибарына мин дә остазым турында «үзем күзәткән
әһәмиятле нәрсәләр»не сөйләп үтим әле…
Тулай торак та дәрес бирә
Әкрен генә ишек шакыдылар. Дүртебез берьюлы «Керегез!» дип эндәшүгә
чыркылдап көлешә башлаган мәлдә, ишектән күзлек пыяласын ялтыратып,
Нәҗип абый килеп керде. Кулында пөхтәләп бөкләнгән газета. Нәҗип
абый – минем авылдашым һәм укытучым. Мин урта мәктәпне тәмамлап, ә
Нәҗип абый инде шактый тормыш багажы белән икебез дә быел университет
студентлары булдык. Без – бүлмәдә дүртебез дә бер төркемдә укучы кызлар.
Шуның өстенә өчебез дә татар хорында җырлыйбыз. Уртак сөйләшер
нәрсәләребез күп. Хәтта артык күп... Менә тагын бер төркемдәшебез
кушылгач, сөйләшәсе сүзләр ташый да башлар әле. Тулай торакта шулай
инде: бүлмә хуҗалары ник кердең дип сорамыйлар, керүче йомышын тиз
генә әйтергә ашыкмый. Егет халкы үз төркеме кызлары яшәгән бүлмәләргә,
лекцияләрдән кайтып, бераз хәл алгач керергә ярата. Бу вакытта бүлмәнең
бүгенге дежур кызы чәй куеп, җиңелчә генә капкалап алырга табын
хәстәрләүдә, калганнар да ач карынга зурдан кубарылмыйча вак-төяк эшләр
белән мәшгуль булып торалар. Нәҗип абый безгә еш кереп йөри. Баштарак
шаян Фәнүзәбез: «Кызый, ул сине күзләп йөрми микән, тикмәгә синең белән
бергә студент булмагандыр әле», – дип үртәштерсә дә, минем Нәҗип абыйдан
уңайсызлануымны, аңа укытучым итеп каравымны күреп ирештермәс булды.
Чынлап та, баштарак миңа группада гел безнең белән булган бер укытучы
күзе һәм университет укытучыларның икенче контроле бар кебек тоела иде.
Тик авылдаш укытучы абыемның минем янәшәмдә булуына, аның үз итеп,
ярдәм итеп торуына да күнегеп барам бугай инде. Мин аңа яклаучым, һәрчак таянып булырдай абыем шикелле карый башладым хәзер. Мин «абый» дип
дәшкәч, төркемдәгеләрнең күбесе аңа шулай дәшә башладылар. Нәҗип
абый көлә: «Студент булгач, яшәрермен дигән идем, картайттың син мине,
авылдаш», – ди. Кыскасы, менә шул Нәҗип абый безнең бүлмәгә килеп керде
һәм кулындагы газетаны сүтеп җибәрде.
«Менә, авылдаш, сиңа истәлеккә», – дип, миңа бер фото сузды. Барыбыз
да «Аһ!» иттек. Аның кулында Мөхәммәт Мәһдиевнең берничә көн элек
кенә безнең тулай торакта студентлар белән очрашу кичәсендә төшерелгән
фотосы. Нәҗип абый – оста фотограф. Еш кына безнең бүлмәгә ул нинди
дә булса фотосурәт тотып керә.
Фото шунда ук кулдан-кулга китте. Һәр кыз сурәттәге кешегә үзенең
бәяләмәсен бирергә ашыкты:
– Мөхәммәт абый кебек оста позировать итәр өчен махсус курс үтәргә
кирәктер, – дип, Розалия үз сүзен әйтеп куйды.
Фото Фәнүзә кулына күчкәч, ул аны кул сузымына ерагайтып та, якын
китереп тә өйрәнде һәм, чигәсенә куеп, ашыгып сөйләп китте:
– Бу кешене Берләшкән Милләтләр Оешмасына вәкил итеп җибәрсәң,
иртәгә бөтен дөнья халкы татар дигән милләт белән ду килеп кызыксына
башлар иде, минемчә. Бигрәк тә Англия королевасы нәселеннән булган
ледилар, – диде дә вәкарь белән генә фотоны Гөлсинә туташка тапшырды.
Анысы, уймак күк авызын бераз очлайтыбрак, һәр авазны әйткәндә,
иреннәрен максималь хәрәкәтләндереп, кыска гына билгеләмә биреп үтте:
– Форма һәм эчтәлекнең тәңгәллеге – сирәк очрый торган күренеш. Кара:
И.Нуруллин, «Социалистик реализм», 2 нче бүлек, астан 3 нче юл. Әлеге
фотода без шундый тәңгәллекнең гүзәл үрнәген күрәбез. Тагын бер өстәмә:
фотодагы кешенең башка беркемдә дә була алмый торган ирен читләренә
кунган бу елмаюны мин «Мәһди елмаюы» дип атар идем.
– Бирегез монда фотоны! Мөхәммәт Мәһдиевнең затлы кыяфәте сезнең
бәяләүгә мохтаҗ түгел, – дип, мин фотоны тартып алдым да бик кадерләп
кенә альбомыма тыгып куйдым.
– Ой-ой-ой! Янәсе, үзенең курс эше җитәкчесенә тел тидертми. Без бит
аны мактыйбыз, тел тидермибез, – диде Фәнүзә, мине үртәп.
– Әй кызлар, кыяфәттәмени хикмәт. Беркөнге очрашуда аның сөйләвен
таң калып, авыз ачып тыңладым. Чын галим, чын язучы! Бөтен сөйләгәнен
тормыш белән бәйләп бирә. – Быел гына мәктәп бетергән безнең кебек
укытучыларыбызга «аһ-уһ!» килмичә генә бәя бирүче Нәҗип абый фикере
булды монысы.
– Тизрәк безнең группада лекцияләр укый башласын иде инде.
– Ул лекциясен кәгазьләренә карамыйча сөйли икән, кызлар, – диештек без.
Нәҗип абый белән бергә өстәл янына утырышырга, Фәнүзә кыздырып
кергән макаронны ашап, чәй эчеп куярга биш минут вакыт җитте. Өстәлдәге
табага сузылган калаклар бәрелешкәндә көлешкәләп алуны, таба төбен
кыру авазларын санамаганда, тыныч ашадык. Филолог теле белән әйтсәк,
безнең бүлмәдә табын янында сөйләшүгә табу куелган. Башлап җибәргән
тема кызык булса да, сөйләшеп тамак туймаганны беләбез. Кунакка кергән
бишенче «калакның» үтә дә җитез йөрүен күреп торганда бигрәк тә.
Ашап туйгач, менә әңгәмә куертсаң да ярый. Кунагыбыз, Мөхәммәт абый турындагы сүзен дәвам итеп, «Әллүки» газетасын чыгарулары турында
сөйләп алды:
– Газета өчен җаваплы укытучы Марсель абый укуда бит әле. Кафедрада
бу эшкә Мәһдиевне билгеләгәннәр. Әйтәм бит, гаҗәп эрудицияле укытучы
икән. Мине грамматикасының көчле булуы шаккатырды. Корректор кызлар
төзәтми калдырган әллә никадәр хата тапты. Газетаның бизәлешен тулысы
белән студентларның үз ирегенә куйды. Байтак «яшьләрски» әйберләр
өстәп җибәрдек газетага бу санда. Күрерсез әле, – дип, рәссам абыебыз
безгә кызыксыну оеткысы да салып куйды.
– Арча педучилищесы белем ягыннан көчле, грамоталы укытучылар
әзерләгән и һәм әзерләвен дәвам итә. М.Мәһдиевнең «Без – 41нче ел
балалары» повестен укырга тәкъдим итәм. – Яңарак кына бүлмәгә кергән
Арча кызы Мәдинә, шулай дип, Нәҗип абый сүзләрен йомгаклап куйды.
Аның тамчы да көлмичә, кырыс диктор тавышы белән китапча итеп сөйләве
җитә калды: бүлмә көлү авазларына күмелде. Татар бүлеге студентларына
төрле образларга кереп, телдә булган барлык стильләргә күчеп сөйләшү
берни тормый.
– Ну, Розалия, шәп әйттең син язучылар белән очрашу кичәсендә
социалистик реализм турында, – дип, көлүләр туктагач, Гөлсинә гәпләшүне
дәвам итте. Сүзгә мин кушылдым:
– Ой, мин сиңа әйтергә онытканмын, Розалия, Мөхәммәт абый да нәкъ
шулай диде. – Минем курс эшем җитәкчесе Мөхәммәт Мәһдиевнең бүген
консультациядә әйткән сүзләрен иясенә тапшырып. Җитәкчем тик торганда
гына Розалияне мактый башламады, әлбәттә. Башта ул тулай торакта узган
язучылар белән очрашу кичәсе турында фикеремне сорады. Мин «ык-мык»
итеп тора башлагач, Розалиянең шартлатып үз фикерен әйтүен ошатканын
әйтте һәм дәвам итте: «Ә бит әсәр турында сөйләшүебез, очрашуыбыз
бөтенләй көтелмәгән якка борылып маташа иде егетләрнең чыгышыннан
соң. Мин Хәсән Сарьянны студентлар тарафыннан тәнкыйтьләү өчен
чакырган булып кала яздым».
Моннан берничә көн элек безнең тулай торакның Кызыл почмагында
Мөхәммәт абый, язучы Хәсән Сарьянны һәм Ибраһим Нуруллинны
чакырып, «Бер ананың биш улы» әсәре турында сөйләшү оештырган иде.
Нәҗип абыйның алдан ук художник каләме белән белдерү язып элүе артык
та булып чыкты. Татар бүлеге оештырган мондый кичәләрдә, чын-чынлап,
алма төшәрлек тә урын булмый. Ул көнне дә Кызыл почмак урындыклары
килүчеләрнең яртысына да җитмәде. Журналистлар, тарихчылар, рус-татар
бүлеге студентлары бүлмәләребездән урындыклар алып төшеп утырдык.
Кичә башланды. Кызыксынып, Хәсән Сарьянны күзәтәбез. Соңгы елларда
татар укучысы яратып укый торган язучы. Журналларда басыла, китаплары
чыга. Күбрәк авыл кешеләре турында язуы белән җәлеп итә. Соңгы әсәре
бер ананың биш малай тәрбияләп үстереп, эчүчелек аркасында төрле хәвеф-
хәтәрләргә юлыккан дүрт улын югалтуы турында. Тетрәткеч трагик хәлләр
сурәтләнгән бу әсәрне, тәэсирләнеп һәм мондый хәлләрнең безнең авылда
да булып ятуына ачынып, «Казан утлары»ннан мин дә укыган идем.
Хәсән Сарьянны тыңладык. Язучының чыгышы ышандырды,
сокландырды. Күңелгә, мондый хәлләрдән сак булу өчен нык кавырсыклы булырга кирәк дигән төеннәр төйнәлде... һәм шулчак бер егет сүз алып:
«Безнең илдә коммунизм төзибез дип, иң матур яшәеш бездә дип шау
иткән заманда, мондый социалистик реализм кысаларына сыймый торган
әсәр яшь буынны дөрес тәрбияләүгә комачаулый...» – дип китте тезеп,
китте тезеп. Аны икенче егет дәвам итте: «Матур җәмгыятьне матур эшле,
матур уйлы кешеләр төзи. Эчкечеләр турында язып, безнең җәмгыятькә
хас булмаган күренешне өскә чыгарып, без ни отабыз?» һ.б., һ.б. Өченче
егетнең чыгышы бигрәк тә ачулы яңгырады: «Татарга эчүчелек гомумән хас
сыйфат түгел. Ул күренеш әдәбиятта зурайтып сурәтләнергә тиеш түгел...»
Минем башым түбән иелгәннән-иелә бара. Иелгән баш белән залда
утыручыларны күзәтә алмыйм. Бәлки алар да идәнгә карап утыра
башлаганнардыр. Каникулларга, бәйрәмнәргә өйгә кайтканда, күрешеп
хәл-әхвәл сорашып алуга, әнинең зарлана башлавы колакта яңгырагандай
була: «Хәерлегә булсын инде, картаеп барганда, атагыз бәйдән ычкына
башлады. Салып кайтмаган көне юк. Тормышлар әйбәтләнә бара дип, без,
хатын-кызлар, сөенәбез, ә ир-атлар, без – фронтовиклар дип, гел өч борынга
оешу ягын гына чамалап йөриләр». Бездә шундый хәлләр гел булып торгач,
ничек бу сөйләшүгә кушылып китәргә кирәк? Кайбер башка кызларның
өйләрендә дә шундыйрак хәлләр булганын беләм лә мин. Үзара сөйләшәбез
бит. Әдәбият теориясе укытучыбыз Ибраһим Нуруллинга сүз бирелгәч, ул
тамагын бик еш кыргалап: «Безнең тормышка хас булмаган күренешләрне
типиклаштыру социалистик реализм юнәлешенә каршы килә, иптәшләр»,
– дип сөйләп, урынына утырды.
Залда авыр тынлык урнашты. Әкрен генә тирә-ягыма күз салам: бик күп
башлар иелгән йә күзләр идәнгә төбәлгән... Психолог булмасам да, беләм:
әсәр турында сөйләшүне дәвам итәргә кирәк монда. Башка ракурстанрак.
Укытучы буларак, Мөхәммәт абыйның чыгышы монда язучыга ярдәм кулы
сузуга охшап калачак. Зал үзе гәпләшеп, әсәрне әдәбият теориясе дигән
тукмак белән тукмаудан коткарырга тиеш. Бу повестьның бөтен татар
укучысына ошаган сәнгати көчен әһәмияткә алырга кирәк бит монда.
Шулай уйлап утырам, тик иелгән башны күтәрә, күзне идәннән аера
алмыйм. Кая ул нәрсәдер әйтү! Шул вакыт Розалия торып басты.
– Җәмәгать («иптәшләр» дип сөйләшүче укытучыларыбыздан аермалы
буларак, без, татар бүлеге студентлары, шундый эндәш сүзне хуп күрәбез.
Безнең бу әллә нинди тирән фәлсәфә салмаган эндәш сүзебез Мөхәммәт
абыйга бик ошый һәм ул болай дигән иде: «Сез шулай дип эндәшә алуыгыз
белән бәхетле»), мин бу әсәрне бик яратып укып чыктым. Миңа калса,
без монда әле әсәргә берьяклы гына бәя бирәбез. Мин бу повестьта биш
баладан дүртесен югалтып та сынмаган, бирешмәгән көчле ана образы да
күрәм. Искә төшерсәк, ул бит әле сугыш афәтен дә кичергән. Бер ана да
үзенең баласы эчкече, җинаятьче булсын дип үстерми. Аны тормыш, төрле
алшартлар, сәбәпләр китереп чыгара. Хәсән Сарьян шуларны ачыклап биргән,
укучысын кисәткән. Гыйбрәт өчен булган хәлләрне язу начармыни? Кисәтү
начармыни? – дип, залга сорау бирде дә тагын берничә җөмлә белән генә үз
гаиләләрендә өч ир бала үсүен һәм әниләренә әти дә, әни дә булып тормыш
арбасы тартырга туры килүен сөйләп алды. Әнисе белән горурлануын әйтеп,
урынына утырды. Афәрин, Розалия! Залны, очрашуны коткардың.
Йомгаклау сүзен Мөхәммәт абый сөйләде. Тавышында күтәренкелек,
җиңеллек:
– Тормышның үзеннән алып язылган әсәрләр генә шушындый бәхәс,
фикерләр уята ала, – дип башлады ул сүзен. Бәхәс уята алган икән, русча
итеп әйткәндә, әсәр «удался». Әдәбият белеменнән сез бик яхшы беләсез:
яхшы әсәр кеше тәрбияли. Хәтта әсәрдәге тискәре геройлар да, җәмгыятькә
ят булган күренешләрне тасвирлау да уңай шәхес тәрбияләүгә юнәлдерелә.
Әзерлекле укучы аны шулай кабул итә дә. Алда чыгыш ясаган егет сүзләре
белән дә килешәбез. Эчкечелек татар милләтенә хас күренеш түгел. Дөресе –
хас булырга тиеш түгел. Тик, ни кызганыч... Бар бит ул, тамыр җәеп маташа
бит ул күренеш җәмгыятебездә. Искә алмыйча яшәп кенә, ул юкка чыкмый бит.
Аның тамырлары каян килә? Шуны ачыклыйк. Татар ир-аты яхшы ук эчәргә
Бөек Ватан сугышыннан өйрәнеп кайта... Әле бу күренешнең нәтиҗәләре
ничек булып бетәсен алдагы гасыр күрсәтәчәк, моны өйрәнәчәкләр, нәтиҗәләр
ясаячаклар. Ә язучы шул алдагы гасырга күз салучы, артка карап, анализ
ясаучы бит ул. Сарьян шул эшне башкарган. Һәм яхшы башкарган...
Мөхәммәт Мәһдиев сөйли... Залдагы иелгән башлар күтәрелә, идән
санаган күзләр аңа төбәлә, һәр сүзен йотлыгып күңелгә сеңдерә башлый.
Мин дә әтинең салмыш баштан: «И-и, кызым, син аңламыйсың, син
укысын, кеше булсын дип яшим бит мин. Менә әзрәк салган идем шул.
Әзрәк арсак, шушы зәһәрне тели күңел. Йә, ярар, бетте, бетте», – дигәнен
ишеткәндәй булып, күңелем белән аны бер тамчы гаепләмичә, башымны
турайтып утырам һәм укытучымны тыңлыйм.
Менә шушы кичә турында фикеремне сорашкан иде миннән Мөхәммәт
абый. Мин әсәр турында фикер әйтү түгел, укытучым сораганга да төгәл
җавап бирә алмаган идем ул көнне.
– Фикер әйтергә куркып, башны иеп, идәнгә карап утыру өчен очрашуга
килмиләр. Бик күбәүләр башын иеп утырды ул кичәдә. – Укытучымның бу
сүзләре сүз арасында гына, өстәлдә таралып яткан кәгазьләрен җыйнаганда,
тыныч кына әйтелсә дә, минем телемне ачтылар. Күзләр пәрдәләнеп китсә
дә, гел сүз әйтергә куркып утырырга димәгән! Кыенсынуымны җиңеп:
– Мин дә башымны иеп утырдым ул көнне, – дидем. Күзләремне
йоммаска тырышып, зур ачып, укытучыма карадым. Шулай итсәң, күзне
каплаган пәрдә яшь булып акмый, таралып бетә. Күп сынаганым бар. –
Чөнки безнең әти дә эчәргә ярата. Мин нинди фикер әйтә алыйм ул кичәдә?
Шуңа күрә эндәшмичә утырдым...
Бераз тынлыктан соң, Мөхәммәт абый сорап куйды:
– Әтиең сугышта булганмы?
– Булган.
– Менә – җавап. Син борчылма. Алар буыны нык әле. Бирешмиләр алар,
гаиләле фронтовиклар. Менә алардан соңгы буында бу нәрсәгә каршы
торучанлык кими инде. Әтиең бу повестьны укысын. Бәлки ярдәме тияр.
– Әти китап укымый безнең. Дөресрәге, юньләп укый белми ул. 20 нче
елларда авылда ачылган мәктәпкә ул чабатасы тузганда гына барып кайта
торган булган.
Бөтенләй кирәкмәгән юнәлештә сөйләшеп утыруымны сизеп алдым,
ләкин соң иде инде. Мөхәммәт абый кызыксынулы күзләрен миңа төбәде:
– Нишләп чабатасы тузганда гына?
«Ык-мык» итеп кенә котылып булмый хәзер. Сорау бирелде. Мин җавап
бирергә тиеш.
– Әзрәк дәресләр укыган да, берәрсенең яңарак чабатасын киеп, качып
кайтып киткән...
Әти җае чыккан саен кешеләргә ничек «белем алып» йөрүен сөйләгәндә,
мин аның өчен оялып, бу хикәятен сөйләтәсе килмичә тыңласам, укытучыма
бу хәл кызык тоелды бугай:
– Үткен малай булган икән әтиең! – дип көлемсерәде.
Курс эшемнең җитәкчесе булгач, мин еш кына шулай Мөхәммәт
абыйга консультацияләргә йөрим. Һәрберсенә ул күрсәткән әдәбиятны
укып, күзәтүләр ясап, күпмедер күләмдә язмалар белән барам.
Темабыз – «Татар, башкорт, удмурт, мордва, мари, чуваш әкиятләрендәге
батыр образларын чагыштырма планда өйрәнү». Лекцияләрдән чыккач,
туры тулай торакка юл ябылды апагызга. Китапханә залларында әкият укып
утырам. Әкият батырларының исемнәрен, яшәү урыннарын, киемнәрен,
тышкы кыяфәтләрен, кылган гамәлләрен барлый барам, таблицаларга
теркәп куям, чагыштырам. Татарның әкият пәһлеваннары бик тиз үссәләр,
башкортныкылар тау кебек булалар. Мукшы, ар, чувашларныкы урман
сыйфатларына бай булганнарын күрсәтәм. Һәр милләтнең пәһлеваннарында
шул халыкның милли сыйфатларын, уртаклыкларны табам. Укытучым мине
фәнни тикшеренүгә өйрәтә. Эшемне яратып башкарам.
Дөресрәге, кышкы каникулга кадәр бу шулай булды. Каникулда без
авылларыбызга таралыштык. Әнинең тәмле ашлары, өйдәге энекәшләрем,
кар түгүләр, көн саен клубка кинога чыгу, кинодан соң «вечер» уйнаулар
сагындырган. Әдәбият теориясе теле белән әйткәндә, каникулның
кульминациясе мәктәптә очрашу кичәсе булды. Укытучыларыбыз,
классташлар, укыган классыбыз – барысы берьюлы тәэсир итеп, ул көнне
эйфория кичердек. Миңа һәм Нәҗип абыйга караш икенче төрлерәк. Что
син, без бит авылдан беренчеләр булып Казан университетына укырга
керүчеләр! Студентлардан миңа да сүз бирделәр. Ашарга бирмә, сөйләргә
бир – мин үзе булам инде. Университетта уку тәртипләрен, тулай торакта
яшәүнең кызыкларын тәмләп сөйләп бирдем. Әкиятләр буенча курс эшемне
искә алдым. Миннән соң сельхозда инженер булырга укучы өченче курс
студенты сөйли башлады. Укуларының бик тә катлаулы, бик тә авыр
икәнлегенә кат-кат басым ясый бу. «Кемнәрдер университетта әкият укып
ятканда, без сопромат үзләштерәбез. Илне икмәк, яшелчә һәм ит белән
тәэмин итү өчен әзерләнәбез», – дигән сүзләре яңагыма суккандай яңгырап
китте. Тел төбен аңламый калдым. Беттем, сүндем, иелдем. Каникулның
соңгы көннәренең кызыгы югалды, тәме китте. Үземне орышып та карыйм:
«Серкәң су күтәрми дип миндәйләргә әйтәләр. Туктат! Нәрсә булды
шулкадәр?!»
Каникулдан килгәч, консультациягә теләмичә генә бардым, яңа бер
җөмлә дә язылмаган дәфтәремне демонстратив төстә ачып куйдым.
Әңгәмәгә теләмичә генә кушылам, сорауларга да «тырт-пырт» кына җавап
бирәм. Ниһаять, Мөхәммәт абыйның сабырлыгы төкәнде булса кирәк,
сөйләшүне туктатып, капыл кистереп сорап куйды:
– Нәрсә булды?
– Бернәрсә дә булмады. Икенче тема алып эшләргә мөмкинме? Мин
өлгерәчәкмен.
– Беренчедән, юк, мөмкин түгел. Темалар уку елы башында ук кафедрада
раслана, деканатка тапшырыла. Икенчедән, әйбәт кенә эшләп килдең,
нәтиҗәләр ясый башладык. Яз башында ук яклауга куярга булачак. Ни
өчен курс эшенә карата үзгәрдең? Шуны аңлат. Шунсыз алга таба бергә
эшләү кыен булачак.
Мин кыскача гына җитәкчемә очрашу кичәсендә ишеткән сүзне, үземне
әкиятләр укып йөрүче детсад баласы хәлендә тоюымны, эшемнең әһәмиятен
дә бик кечкенә итеп күрә башлавымны сөйләп бирдем. Җитәкчемнең ирен
читләренә «Мәһди елмаюы» кунды. Ул җиңел сулап куйды.
– Ә син нәрсә дип җавап бирдең?
– Бернәрсә дип тә. Анда сөйләүләр дә бетте инде озакламый.
– Бөтен залга түгел, шул егеткә генә. Берәр җай табып әйтергә иде.
Танцылар булмадымыни? – Мин, сәерсенеп, Мөхәммәт абыйга карап торам,
нәрсә әйтергә теләгәнен аңламыйм.
– Син үз курс эшеңне, үзеңне, инде килеп университетны якларга тиеш
идең. Эшләгәндә, темаңны бик мөһим күреп язасың бит. Нигә аны башка
берәүгә кимсетергә юл куйдың? Без бит аңа әкият итеп кенә карамыйбыз.
Никадәр мөһим нәтиҗәләр чыгарырга өлгердек. Эх, Мингалимова... – диде
ул.
Танцылар башлангач, теге «критик» егет минем каршыга килеп, биюгә
чакыруын әйтерсең Мөхәммәт абый күреп торган. Кая инде аның белән
биюгә чыгу! Апагыз ул егет кисәген мәңге кичермәс дошманнар исемлегенә
теркәп куйды бит инде. Бу турыда укытучыма әйтеп тормадым.
– Ул егет сиңа игътибарын шулай белдерергә теләгән булырга мөмкин.
Гадәттә, дуслык шулай чеметкәләү, төрттерүләрдән башланучан, – дигән
сүзләрен бик уңайсызланып тыңлыйм. Үзем тизрәк бу теманы туктатасым
килә. – Мингалимова, онытма. Үзеңне һәм үз эшеңне яклый белсәң генә,
бәя аласың бу дөньяда. Юк икән, зур тырышлык куеп ирешелгән хезмәтең
юкка чыгарга мөмкин. Сиңа киләсе консультациягә бирем шул: теге егеткә
җавап әзерләп килергә! Ә тагын бер кечкенә генә бирем бар икән. Курс эшең
темасы буенча доклад язып кара әле. Кафедрада күрсәтәсе бар.
Хәйләкәр минем җитәкчем Мөхәммәт абый. Атна буена көн-төн язылырга
мөмкин докладны кечкенә бирем итеп, ә теге бер җөмләлек җавапны зур эш
итеп йөкли. Мин моның мәгънәсен докладны язып бетергәч аңладым: ул
доклад тулысы белән теге «критик»ка җавап булып килеп чыкты да инде.
Икенче консультациядә мине Мөхәммәт абый ирен читләренә теге,
без, кызлар, үзара терминлаштырган, «Мәһди елмаюы»н кунаклатып
каршылады:
– Безнең курс эше буенча доклад белән Уфа университетына барасың
дисәм, ни әйтерсең, Мингалимова?
– Ә-ә-ә?!
– Кафедра утырышында синең докладны, группагыздан Нәҗипнең,
Фаязның һәм 5 нче курстан Зәмзәмиянең эшен башкорт дусларга
конференциядә укып кайтырга лаеклы дип таптылар. Менә шулай, Мингалимова, әкият кенә булса да, фән нигезендә өйрәнеп, кызыклы гына
күзәтүләр ясадык без синең белән фольклор өлкәсендә.
– Ә минем тел очына теге егеткә яңача җавап килде, Мөхәммәт абый.
– Йә, йә? Мин аны оныттыңмы әллә дип уйлаган идем инде.
– Синең көчкә-өчкә үзләштергән сопроматың «международкадан»
артык билге белән бәяләнмәгәндер әле, ә менә минем әкиятемне Уфа
университетына конференциягә хәтле чакырдылар!
Укытучым бу юлы инде елмаеп кына калмады. Көлеп җибәрде. Башын
артка җибәребрәк, тыелыбрак көлүе белән.
– Авылчарак булса да, әйбәт чыкты бу. Адресатның үзенә генә әйтәсе
калды.
– Анысы булмас инде, мин аны тагын кайчан күрәм әле. Тиешле
кешеләргә әйтермен. Җиткерерләр, – дидем мин.
(Дәвамы бар)
«Казан утлары»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев