31 май 2022 яңалыклары
-
«Ярмәк вагы» татар биюе буенча мастер-класс «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының җәйге сезонын ачачак
2 нче июньдә Кабан яр буенда перформанс күрсәтеләчәк, аннан соң хореографлар барлык теләүчеләрне халык биюенә өйрәтәчәкләр.
-
Саха (Якутия) милли бәйрәмнәр – Ысыах һәм Сабан туена әзерләнә
24-25 нче июнь көннәрендә Якутск шәһәрендә Татарстан көннәре узачак. Күп кенә чаралар белән бергә биредә җирле халыкның Ысыах һәм татарларның Сабан туе да уза. Хәзер аларга әзерлек эшләре бара.
-
Коръәннең «Казан басмасы» гарәп массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп иткән
Коръәннең репринт «Казан басмасы»н чыгару гарәп телле массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын җәлеп иткән.
-
«Татар сүзе» халыкара бәйгесе җиңүчеләре билгеле (ИСЕМЛЕК)
«Татар сүзе» халыкара бәйгесендә «Професионаллар» категориясендә I урынга Камал театры актеры Ришат Әхмәдуллин ия булды.