31 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
3 февральдә «Черек күл» паркында «Алтын алка» турнирының шәһәр этабы ачыла
Гала-матчта «Ак Барс» хоккейчылары катнашачак.
-
Патяшина: Татарстан коронавирус белән авыруның иң югары ноктасына җитмәде әле
Гыйнварның өченче декадасында авыручылар санының артуы күзәтелә, авыручылар биш тапкыр арткан.
-
Язмышы – китап язарлык
Харис абый белән Фәүзия апа гаиләсендә төпчек бала булып үскән Рушания бу кадәр бәхетсез булырмын дип, һич уйламагандыр, мөгаен. Кечкенә вакытында абыйсы Айрат та, апасы Гөлназ да бик яраттылар аны. Әти-әнисе дә бәләкәчне сөеп туймады. Тик ул бәхетле балачак хәзер хатирәләрендә генә калды. Рушаниянең ул елларны искә алырга теләге дә, вакыты да юк инде.
-
Азнакайда мөмкинлекләре чикле балалар өчен инклюзив бүлмә ачылды
Төрле тренажёрлар белән тәэмин ителгән бүлмә төбәкне өйрәнү музее бинасында урын алган.
-
Татарстанда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башлана
Конкурс 10 зонада оештырылган, ул 10 февральдән 4 мартка кадәр узачак. Рейтингта беренче 20 позициядә торган 20 укытучы конкурсның йомгаклау этабына чакырылачак.
-
Рабит Батулла Тинчурин театрына Тинчурин мирасын саклавы өчен рәхмәт белдерде
Тинчурин театры музее дәрес-очрашулар циклын башлады.
-
Уфаның «Нур» Татар театры карантинга ябылды
Тамашачылар билетларны кире кайтара, яки театр яңадан ачылганнан соң спектакльләргә килә ала.
-
К.Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә язучы Шаһинур Мостафинны искә алдылар
Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәбендә күренекле язучы Шаһинур Мостафинны искә алу кичәсе булды.
-
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар вакцинациясе турында: Мәҗбүр итү юк
Вакцинация бары тик поликлиникаларда була, мәктәпләрдә җиһазланган медицина кабинеты булуга карамастан, анда вакцинация пункты оештырылмый.
-
Оренбург шәлләре
Халык җырларына кергән Оренбург шәлләрен кем генә белми дә, аның нәфис, җылы челтәрләренә төренеп хозурланасы килми икән?