Соңга калган пассажир (ХИКӘЯ)
Эштән азат итү гаризасына Хуҗа тиз генә уңай имза куйгач, Илдар хәтта бераз югалып та калды. Закон буенча ике атна эшләргә калдырмавы да әз-мәз күңелен кырып алды. Үзен эшендә бик тә кирәкле, алыштырып булмаслык кадерле кадр санап йөргән булуы акланмады да кебек.