22 август 2023 яңалыклары
-
Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгенең гала-концерты Җөри авылында була
«Китап» радиосы Татар җырын башкаручылар арасында «Карачтау авылы көйләре» – Таһир Якупов исемендәге I республика фестиваль-бәйгесенә йомгак ясый. Җиңүчеләр 2 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Таһир Якуповның әтисенең туган авылы – Теләче районы Иске Җөри авылы мәдәният йортында гала-концертта чыгыш ясаячак.
-
Татарча язулардагы хатаны ачыклау бәйгесенә эшне «Халык контроле» аша җибәрергә мөмкин
Элмә такталарда, мәгълүмат такталарында, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлар аншлагында татар телендәге язуларда хаталарны ачыклау буенча бәйге игълан ителде. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
-
Шәймиев «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча бүләкләр тапшырды
Кичә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының Попечительләр советы Рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатлары тапшырылды. «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивале нәтиҗәләре буенча 52 татарстанлы бүләккә лаек булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе яза.
-
Айдар Хәлим: «Без исән!»
(ШИГЫРЬ)
-
Ним, Рамзес, Дэмиан һәм Миллиана. Казан балаларына сирәк кушылган исемнәр аталды
Узган атнада ТР башкаласында 198 малай һәм 197 кыз туган