21 февраль 2022 яңалыклары
-
Казан Мэры балалар бакчаларын интернетка тоташтыру турында: «Бу куркынычсызлык мәсьәләсе, ул эшләнәчәк»
Рөстәм Миңнеханов Казанны ил күләмендә цифрлаштыру буенча лидерларның берсе дип атады.
-
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Җәмигъ мәчетенә диндәге христианнар түгел, наданнар каршы
«Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин катнаша.
-
Марат Әхмәтов әдәби конкурсны алга таба да уздырырга вәгъдә бирде
Ябык әдәби бәйгене йомгаклау тантанасы бүген – Халыкара туган тел көнендә - Татарстан Язучылар берлегендә узды.
-
Кунак булып килгән кеше сәдака таратырга тиешме?
Коръән ашларында сәдака таратуның мәгънәсе нидә? Ашка кунак булып килгән кешегә дә сәдака таратырга ярыймы? Әллә аны хуҗа кеше генә таратырга тиешме?
-
Казанның Идел буе районында илдә беренче кондуктив балалар бакчасы ачу планлаштырыла
ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин «Игелекле Казан» ярдәме белән хәйриячеләрне эшкә җәлеп итәргә кушты.
-
Тәрәз төбендә яңа мода – микроүсентеләр
Кайбер шәһәрдәшләр тәрәз төбендә микроүсентеләр үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Бу – бодай, борчак, редис һәм башка орлыклардан шытылып чыккан, 2-3 сантиметрлы яшеллек. “Берничә көн эчендә кулланганда, алар организмны файдалы матдәләр белән баета”, - ди, шәһәрдәшебез Фәридә Байбикова. Ул инде, үсентеләрне сатып, керем дә ала башлаган. Яшь эшмәкәр белән очрашып, бу хакта әңгәмә дә корып алдык.
-
Равил Сабыр: «Фәхрине үтереп ташладылар»
Ябык әдәби конкурста җиңүче өчлеккә кергән Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы жюри әгъзаларының яхшы бәясен алды. Бүгенге көн турында заманча әсәр, милли проблемаларга яңача караш, яңача фикерләү, яңа сурәтләү чаралары, бик кызыклы язу манерасы, бар диделәр. Җыеп әйткәндә, татар әдәбиятында «яңа сүз» дип бәя бирделәр. Шул ук вакытта, шундый житди романның җиңел укылуы, детектив кебек мавыктыргыч булуы да игътибарга лаек.
-
Шәүкәт Биктимеров — «Нурлы карашы белән тамашачының йөрәгендә мәңгегә уелып калды»
Артист иҗатында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча Марсель Сәлимҗанов тарафыннан куелган «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендәге Әлмәндәр карт образы аерым урын били. Әлеге роль өчен аңа 1979 елда РСФСРның Константин Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге бирелә.
-
Болгар ислам академиясе Халыкара туган тел көненә багышланган видео әзерләгән
Академиянең укытучылары, докторант һәм магистрантлары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен укый.
-
Төркиядә татарларның Ерак Көнчыгыш илләренә мөһаҗирлеге турында китап чыкты
Галим Мәртхан Дүндар язган китап «Сөембикәнең күз яшьләре: Идел-Урал төркиләренең Көнчыгыш Азиягә күченүләре» дип атала.
-
Әфган халык серләре
Талукан шәһәреннән Файзобад шәһәренә барганда ак йөзле, бераз сипкелле, кызгылт-сары чәчле яшь әфган солдатын очраттым. Аптырап аның нинди милләттән булуын сорагач, янәшәдәге иптәшләре: «Аның әтисе москаль!» - дип бармак төртеп көлеште