Татарстанның татар авылларында халык гошер җыя һәм мохтаҗларны азык-төлек белән тәэмин итә
Татарстанда гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе дәвам итә. Мисал өчен, әлеге изге гамәлгә Татарстанның Чирмешән, Балык бистәсе, Лаеш, Теләче, Кукмара, Чүпрәле, Кайбыч һәм Азнакай мөхтәсибәтләре дә актив кушылды.