2024 елның 25 маенда Алтай Республикасында «Төрки Сабантуй» үткәреләчәк
Бүген, 17 октябрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай Республикасына килде. Биредә 2024 елда Алтай Республикасы территориясендә Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Сабантуй 25 майда узачак.