Язучылар берлегендә Тукай бүләгенә кандидатлар тәкъдим ителде
10 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең Идарә утырышы узды. Утырышта ике идарә арасында эшләнгән эшләргә хисап тотылды, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә һәм Максим Горький исемендәге әдәби премиягә кандидатлар тәкъдим ителде.