Корбанлыкны чалганда күңел халәтебез нинди булса, шул Раббыбызга ирешәчәк
Күпләребезгә корбан чалу йоласының тарихы билгеледер. Раббыбыз ике олуг пәйгамбәргә зур сынау җибәргән: Ибраһим галәйһиссәламгә улы Исмәгыйль галәйһиссәламне корбан итәргә әмер кылынган. Бу кыйссадан без аларның бу сынауны тиешле дәрәҗәдә үтүләрен күрәбез.