Берәү генә калды...
“1921нче елгы ачлык, аның сәбәпләре турында соңгы елларда байтак яздылар. Табигатьтән килгән бәла – корылык кына түгел, ә җирле түрәләрнең совет власте исеменнән авылны талавы, крестьянның соңгы ризык запасын, хәтта чәчүлек орлыгын да бөртегенә кадәр җыеп алуы халыкның күпләп кырылуына китерә.