Чын дус – чын ир түгел...
Эльмирны тагын хатыны куып чыгарган.
Монысы инде өченче хатыны. Кичә зур сумкасын сөйрәп, төнлә белән ишек шакыды. Керттем инде, төнне подъездда уздыра алмый бит.
Эльмир белән без хезмәттәшләр. Юк, хезмәттәш булганчыга кадәр без әле аның белән балачак дуслар да. Ул – ир-ат, мин хатын-кыз булса ни! Ә бу безгә дус булырга беркайчан да комачауламады. Мине хәтта кияүгә дә Эльмир бирде. Әйе, түрдә әтием урынында ул утырды. Хәер, монысы икенче тема...
Эльмир – искиткеч кеше. Кара төн уртасында шалтырат син аңа, машинам кабынмый, кил, булыш, диген, чалбарының бер балагын гына кигән килеш чыгып чабачак. Икенче балагын инде юлда киеп бетерәчәк. Синең кабынмый торган машинаң шәһәрдән 200 чакрымдагы кара урман уртасында булуын уйлап та бирмәячәк. Бер миңа гына түгел, бөтен дусларына да шундый ул.
Аның өчен җәйге ялын кайсыдыр дустының әбисенә мунча түбәсен ябарга багышлау – норма. Аның урынында берәү булса, үзе яшәгән фатирына ремонт ясар иде (ә анда ремонт чынлап та кирәк) яисә диңгез буена ял итәргә барыр иде... Юк, Эльмир андый кеше түгел, ул берәүгә дә «юк» дип әйтә белми. Үз бурычын дусларына ярдәм итүдә генә күрә ул.
Дәвамы: "Сөембикә"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев