Ижауда «Татар кызы-2020» бәйгесенең финалы узачак
2 августта Ижауда «Теремок» гаилә кафесы-паркы сәхнәсендә Удмуртия «Татар кызы-2020» конкурсының күптән көтелгән финалы узачак. Бәйгедә берничә сайлау этабы узган 8 кыз катнашачак, дип хәбәр итә Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йорты.