Бәхеткә 15 ел аша
«Автобустан төштем дә чәчәк кибетенә йөгердем. 23 розадан торган чәчәк бәйләме сатып алдым. Ни өчен 23? Чөнки Ул хәрби хезмәттән кайтуымны нәкъ 23 ай көтте бит. Мин дә, очрашу көнен якынайтасым килгәнгә, отпуск-мазар алып тормадым», – дип сөйли Баулыдан Илдар Нәҗмиев.