Ирем бар, мәхәббәт юк
Эчеңдә булганны тышка чыгарсаң җиңелрәк, диләр. Минем проблема бәлки кемгәдер чүп кенә булып тоелыр, шулай да языйм әле.
...Төскә-биткә ямьсез түгел мин. Мәктәптә укыганда да, соңрак институтта белем алганда да, үзенә яр итәргә теләүчеләр бик күп иде. Эштә дә әйбәт кенә урында хезмәт итәм, чәчәк бирүчесе дә, концерт-театрга чакыручылар да, кафеларга дәшүчеләр дә күп. Үзләренә каратырга теләүче ир-атка җавап мөнәсәбәте дә белдерәм кебек, ләкин... Ләкин мин һаман ялгыз булдым: 30 яшькә кадәр үз ярымны очрата алмадым, яраткан кешем булмады.
Инде бала табу яшең дә узып бара, дип, әти-әнием гел борчылгач, димли торгач, бер мөселман иренә ярәштеләр. Никахлашып яши башладык. Инде 12 ел торабыз, исән-сау өч балабыз үсеп килә. Иремне хөрмәт итәм. Әйе, хөрмәт итәм, ярату хисе, мәхәббәт дигән нәрсәләр белән шашмыйм. Көн саен Аллаһыдан ярату хисе бир дип сорыйм. Ләкин яратып булмый. Көннән-көн авырлаша, яратмагач, бергә ятасы да килми. “Бергә ятасы да килмәгәч, өч бала кайдан килде соң?”– дип аптырыйсыздыр инде... Сынаудыр инде бу миңа.
Мәхәббәтсез бик авыр икән ул. Утырып калсам да яхшы булмас иде, яратмагач та кыен. Үземне эш белән басам, балалар белән шөгыльләнәм. Беләм: алар бит берничек тә гаепле түгел.
Шуннан еш кына үземнән үзем сорап та куям: элек ничек яшәделәр икән ул? Егет белән кызны балачактан ук ярәшә торган булганнар бит!
Белмим инде, бәлки кемдер нинди дә булса киңәш бирер? Миңа гына хасмы әллә бу проблема дип йөри идем, юк икән. Яшьлек дустым белән очрашкан идем. Шулай ук кияүдә (ул институтны тәмамлагач ук кияүгә чыккан иде), ике баласы бар, ире дә зур урында эшли икән. Аерыласы да килми, мәхәббәт тә бетте, ди ул. Ләкин аның ситуациясе минекеннән аерыла бераз. Дустым үзеннән алты яшькә кечерәк егеткә гашыйк булган. Шуннан соң янә яши башладым, матурлыкны күрә башладым, ди ул.
Бәлки миңа да бер килер әле ул мәхәббәт, ярату дигәннәре. Әлегә авыр... Гаеплегә чыгармагыз мине, зинһар, киңәш кенә бирегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев