“Болгари” күнчеләре
Чын күннән, милли бизәкләребез белән каеп-нәкышләп эшләнгән букча-сумкалар, акча янчыклары беренче күрүдән үзенә гашыйк итә. Төсләрнең үзара ярашуын, нәкыш-бизәкләрнең төгәллеген күреп, боларны килде-китте генә көнлекчеләр эшләмәгәнен чамалыйсың. Шулай булып чыкты да.