Йөрәктән-йөрәккә, яки Буран эчендә якты ут
«Әкият» балалар үзәгендә «Йөрәктән - йөрәккә» хәйрия проектының гала-концерты узды. Балалар йортлары, интернатларда тәрбияләнүче, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар алдында Алинә Шәрипҗанова, Алена Федянина, Алмаз Әхмәтҗанов, «Болгар кызлары», «Әкият» курчак театры артистлары, «Шарм» театры биючеләре һ.б. чыгыш ясады.
Һәрбер балага тәм-томнар, Казан сәнгать училищесы һәм халык һөнәрчелеге техникумы...