Егетләрдәй аксакал
Котлыйбыз!
Татарстан китап нәшриятыннан беркадәр читтәге агачлар ышыгында басып тора идек, шул ук тарафка Лирон ага Хәмидуллин үтеп бара. Әңгәмәдәш аны белми, ахры, шуннан файдаланып, соклануымны белдермичә түзмим:
- Шушы агайга 85 яшь тула, дип әйтеп буламы соң! Әнә, офицердай тоткан буй-сынына кара, валлаһидыр, егет!..
Ә бераздан хәтер казанымны барлыйм....