Түләк һәм Су-Сылуның бәхетле балкышы
С.Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт залында Казан дәүләт консерваториясе опера студиясенең «Түләк» операсы премьерасы булды.
Консерваториябездә опера студиясе 1993 елдан бирле эшли. Төрле елларда анда Лилия Гобәйдуллина, Альбина Шаһимуратова, Артур Исламов, Филүс Каһиров, Рөстәм Асаев, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Рүзил Гатин, Гөлнора Гатина, Айдар Сөләйманов, Эльмира Кәлимуллина һ.б. күренекле җырчыларыбыз...