Марсель ГАЛИЕВ: ЧАЛКАН ЯТЫП ҖЫЛЫЙ ЯПАН ДАЛА
Ничек хәлең?
Ничек хәлең, газиз халкым,
Бетә-бетә бетәсеңме...
Җан асрау өчен яшәп,
Язмыш йонын тетәсеңме?
Уңга тарта - сулагае,
Сулга тарта - уңагае.
Әйтә татар:
- Булмагае...
Тамырыңа балта чабып,
Бөгелүдән таласыңмы,
Чит кавемне ашлый-ашлый,
Үзең ашсыз каласыңмы?
Уңга тарта - сулагае,
Сулга тарта - уңагае.
Әйтә татар:
- Булмагае......