АРТИСТ ОНЫГЫ – МИГЪМАР
Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Әнисе - опера җырчысы Галия Кайбицкая һәм әтисе - драма артисты Ситдыйк Айдаров, беренче татар театр труппасы хөрмәтенә исем кушса да, Сәйяр Айдаров артист булып китми, әмма язмыш аңа барыбер бу фани дөньяда сәйях булырга язган. Чөнки ул архитектура өлкәсенә кереп китә,...
Кешенең исеме аның язмышына, холкына тәэсир итми калмый. Әнисе - опера җырчысы Галия Кайбицкая һәм әтисе - драма артисты Ситдыйк Айдаров, беренче татар театр труппасы хөрмәтенә исем кушса да, Сәйяр Айдаров артист булып китми, әмма язмыш аңа барыбер бу фани дөньяда сәйях булырга язган. Чөнки ул архитектура өлкәсенә кереп китә, борынгы биналарны өйрәнеп, реконструкция проектларын эшләп, күңеленнән генә бер гасырдан икенчесенә күченеп йөри.
Архитектурада гасырлар буе тупланган мәгърифәт, аң-белем дә чагылыш таба. Сәйярнең гыйлемгә тартылуы исә бабаларыннан ук килә. Аның бер бабасы Мотыйгулла Төхвәтуллин үз заманының алдынгы карашлы шәхесләренең берсе була, татар мәдәнияте хакына байтак игелекле эшләр башкара, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның Җаекта ук журналист һәм шагыйрь буларак формалашуында зур роль уйный. Мотыйгулла балачактан ук зиһенле булуы белән яшьтәшләреннән аерылып торган. Бертуган апалары, үз яше өчен шактый авыр, озын текстларны укый-ятлый белгән Мотыйгулланы акылга тулы түгел дип шикләнгәннәр хәтта. Чыгып китеп адашып йөрмәгәе дип, өстеннән бикләп китә торган булганнар. Ә малайга шул гына кирәк. Апалары кайтып кергәнче китап укый, Коръән ятлый икән. Йотылып китап укудан биздерер өчен им-томчыларга да барып караганнар, имеш. Шуннан соң Мотыйгулла өйдән чыгарга курка башлаган, ризыкны да тәрәзә аша гына ала торган булган диләр. Әмма өйдән чыгарга курыккан Мотыйгулла берзаман Каһирәгә кадәр барып җитә. Яхшы укыганы өчен, авылдашлары аны "Әл-Әзһар" университетына юллый. Анда ул 10 ел буе белем ала. Төрек, гарәп, фарсы телләрен камил үзләштерә, француз телендә иркен сөйләшергә өйрәнеп кайта. Шигърият, музыканы ярата башлый, бигрәк тә Пушкин, Лермонтов иҗатларына гашыйк була. Каһирәдән кайтыр юлы Җаек аша үтә, чөнки анда апасы Газизә яши. Җаекта зыялы, дин гыйлемен яхшы белгән, матур мәкам белән Коръән укыган Мотыйгулланы шундук күреп алып, мәчетләрендә эшкә калдыралар һәм, тамыр җибәрсен өчен, 16 яшьлек чибәр кызга өйләндереп куялар. Соңрак Мотыйгулла атаклы "Мотыйгыя" мәдрәсәсенә нигез сала. Анда дөньяви белемнәр, урыс телен укытуны кертә.
Әле Кышкар мәдрәсәсендә укыганда ук Мотыйгулла Төхвәтуллин Мөхәммәтгариф белән таныша. Балалар җан дусларга әверелә. Шуңа күрә инде Җаекта яшәгәндә, Мөхәммәтгарифнең үлеме турында хәбәр алгач, Мотыйгулла бик кайгыра. Ә инде аның хатыны Мәмдүдә дә дөнья куйгач, уллары Габдулланы үз канаты астына ала, мәдрәсәсендә укыта. Тора-бара Мотыйгулла, мәгърифәтчелек эшен тагын да киңәйтә төшеп, типография дә ачып җибәрә. Менә шунда Габдулла Тукай М.Төхвәтулинның улы Камил белән бергә каләм чарлый, реакцион көчләргә каршы юнәлдерелгән усал шигырь, мәкаләләрен яза. Мотыйгулла хәзрәтнең балалары турында сүз киткәч шуны да әйтергә кирәк, алар 15 җан була. Әмма 8 е бәләкәй чакта вафат була. Әтиләре исән калганнарын белемле, мәгърифәтле итү өчен хәл кадәри тырыша. Камилне, мәсәлән, Мисырга җибәреп укыта. Камил 3 ел эчендә, әтисе кебек үк, фарсы, төрек, гарәп телләрен өйрәнеп кайта, урыс телен дә су урынына эчә. Ә Җаекка кайткач, Камил нәшрият эшенә шулкадәр бирелеп кереп китә ки, бер газетасын япсалар, җәһәт кенә аның урынына икенчесен ачып куя. Зинданнарга да ташлап карыйлар. Бернидән дә курыкмый егет. Нәкъ әтисе инде. Кадимчеләрнең донослары әтисе Мотыйгулланы да Санкт-Петербургтагы Петропавел кирмәненә олактыра. Ут төртеп йортын яндыралар, әмма мәгърифәт нуры тарату эшеннән туктата алмыйлар. Фикердәшләре ярдәмендә яңа йорт салып кергәч, Мотыйгулла анда әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Камил җырлый, Тукай шигырьләр укый. Дин сабаклары алып йөргән Габдулла Кариевнең дә шул кичәләрнең берсендә артистлык таланты ачыла.
Тамырларында менә шундый зыялы, мәгърифәтле, сәләтле шәхесләрнең каны акканга күрә, гасырлар белемен үзендә туплаган архитектура өлкәсен һөнәр итеп сайлаган да инде Ситдыйкның улы Сәйяр. Үзе дә ул бабаларыннан бер дә ким түгел - архитектура докторы дәрәҗәсенә ирешә. Сәйяр Айдаров Идел Болгарстаны һәм Казан ханлыгы архитектурасын өйрәнгән, Борынгы Болгар, Биләр шәһәрләре, Казан Кремле архитектура һәйкәлләрен реставрацияләү проектларын эшләгән. Яңа йортларда борынгыдан килгән милли төзелеш традицияләрен чагылдыру өчен көрәшкән. Сәйяр Ситдыйк улы Айдаров былтыр 86 яшендә вафат булды. Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев