АВЫЛ ПӘЙГАМБӘРЕ МӨХӘММӘТ
Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел
Җитмешенче еллар. Университетның беренче курсында укып йөргән вакыт. Группабыздагыларның һәммәсенә диярлек унсигез-егерме яшь. Болай да кайгысыз, пырдымсыз һәм һавалы чак. Толстой, Лобачевский, Лениннар укыган университет залларында лекцияләр тыңлау янә борыннарны югарыга чөя. Җитмәсә, безне татар әдәбиятыннан чиле-пешле мөтәгалим түгел, ә ул еллар прозасының йөзек кашы,...