Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

14 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.27 сәгатьтә калка, 17.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать. Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса...

14 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 9.27 сәгатьтә калка, 17.50 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.24 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Иммунитетны ныгыту
15 әр грамм чормавык (аралия) һәм ләүзия (левзея) тамырлары, дүләнә һәм гөлҗимеш җиләкләре, 10 ар грамм тырнак гөл чәчәге, эт тигәнәге һәм бака яфрагы үләннәре, кара миләш җиләген 1 литр суда кайнаталар, җылы урында төнәтәләр, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Ай буена көненә 3 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр.
15 ноябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.21 сәгатьтә калка, 18.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.20 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели - шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Йөрәккә дәва
100 грамм инҗир, 1 лимон, 1 стакан әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, 8 аш кашыгы бал кушалар, яхшылап болгаталар, пыяла банкага салып, 3 көнгә суыткычка куялар. Аннары 1 атна буе иртән һәм кичен 1 әр чәй кашыгы, аннары 1 әр аш кашыгы кабалар. Катнашма беткәч, 1 ай ял итәләр, аннан соң тагын кабатларга була.
16 ноябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 11.07 сәгатьтә калка, 19.45 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.16 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Теш алдырырга ярамый.
17 ноябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 11.46 сәгатьтә калка, 20.54 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.13 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Холестеринны киметеп була
Көн саен 2 кишер ашау ярты елда холестерин микъдарын 10-20 процентка киметә ала. Көн саен 1 бүлем сарымсак ашау кандагы куркыныч холестерин күләмен ярты елда 44 процентка азайтырга мөмкин. Көн саен 1 грейпфрут ашау 8 атнада холестерин микъдарын 6 процентка төшерә, тик әлеге җимешне ач карынга һәм дару эчәр алдыннан ашарга ярамый.
18 ноябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.19 сәгатьтә калка, 22.07 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.09 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Хисләре керләнгән кешеләрнең колаклары авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.
Белеп эчү зарур
Дарулар бер-берсенең тәэсирен көчәйтергә дә, юкка чыгарырга да мөмкин. Аскорбин кислотасы Q10 коэнзимы һәм рутин белән яхшырак үзләштерелә, үзе исә А витамины һәм токоферол (Е витамины) тәэсирен күпкә көчәйтә. Тимер яхшырак үзләштерелсен өчен, бакыр, В5, В6, С витаминнары һәм фолий кислотасы булу шарт. Остеопорозны кисәтү өчен кальций препаратларын фосфор, магний һәм D витаминыннан башка эчү исә бөтенләй мәгънәсез - әлеге матдәләрдән башка кальций сөякләрдә үзләштерелә алмый, ә менә бөерләргә һәм үт куыгына таш булып утыра. Антибиотикны витаминнар, "Нистатин" яки "Леворин" кебек гөмбәчеккә каршы препаратлар, микрофлораны торгыза торган дарулар белән бергә эчәргә кирәк. Дүләнә яки сукыр кычыткан төнәтмәсен, кара миләш сыгынтысын кан басымын төшерә торган дарулар белән берьюлы эчәргә ярамый: кан басымы бик түбән төшәргә мөмкин, бу исә сәламәтлеккә куркыныч тудыра.
19 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балык­лар йолдызлыгында, 12.48 сәгатьтә калка, 22.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.06 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.
Аспиринлы йод
Буыннар сызлаганда, болай дәвалану булыша. Кечкенә шешәдәге 10 миллилитр йодка 5 таблетка аспирин кушып болгаталар. Аспирин эрегәч, йод төссезләнә. Шуны сызлаган буыннарга сөртеп, төнгелеккә аякка - йон оекбаш, кулга - бияләй киеп йокларга яталар.
20 ноябрь (җомга). Сәфәр аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.14 сәгатьтә калка, 23.25 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 8.02 сәгать.
Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Йорт төзи башларга була. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.
Балыклы салат
1 зур тозлы сельдь балыгын, 1 баш суган, 1 әр помидор һәм татлы болгар борычын шакмаклап турыйлар, кара борыч сибәләр, көнбагыш мае кушып болгаталар һәм зур сай тәлинкәгә яшел салат яфраклары өстенә салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев