Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ: МӘДӘНИЯТ ЕЛЫ – ТӘРБИЯ ЕЛЫ ДА
Тәрбия турында уйланып утырам. Бүгенге җәмгыятьтә ул нинди хәлдә? Әйдәгез, сүзне шуннан башлыйк әле.
Әгәр без тәрбиягә фәнни күзлектән карасак, ул тиешле әдәп кагыйдәләренә, күнекмәләренә өйрәтү, белем бирү булып санала. Ә без нинди кешене тәрбияле дип исәплибез соң? Әлбәттә инде, яхшы тәрбия алган, әдәпле, үз-үзен культуралы тота белгән, әхлаклы затларны....