Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ: ИСӘНМЕ, УНИВЕРСИАДА – БӨТЕН ДӨНЬЯ ХАЛКЫ БӘЙРӘМЕ!
Ниһаять, еллар буе көтеп алынган көн килеп җитте. Иртәгә Татарстанның башкаласы Казанда студентларның XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы рәсми рәвештә ачыла. Аның кайбер ярышларына бүген үк инде старт бирелә, бадминтон, бокс, су тубы, суга сикерү, синхронлы йөзү, футбол буенча медальләр өчен көрәш башлана.
Миллионнан артык халкы булган Казан бу көннәрдә тагын...