Фәридә Хәсьянованың әкият дөньясы
"Хәзинә" милли сәнгать галереясендә Татарстанның халык рәссамы, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге бүләк иясе Фәридә Хәсьянованың гомер бәйрәме уңаеннан аның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Ф.Хәсьянова - киңкырлы рәссам. Ул графика сәнгате төрендә күп иҗат итә. Бер үк вакытта төсле сурәтләр, әйтик, портретлар, натюрмортлар яза, фольклор һәм концерт костюмы, дизайн, интерьер...