Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

АЙГА КЫРЫН КАРАМА

2 март (шимбә). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 19-20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.50 сәгатьтә калка, 8.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.47 сәгать. Табигать кочагында гаилә белән ял итү яхшы. Ай Чаянда чакта муен һәм тамакны дәвалау, муенга һәм баш артына тозлы компресс кую...

2 март (шимбә). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 19-20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.50 сәгатьтә калка, 8.46 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.47 сәгать.

Табигать кочагында гаилә белән ял итү яхшы. Ай Чаянда чакта муен һәм тамакны дәвалау, муенга һәм баш артына тозлы компресс кую нәтиҗәле. Артык тозлы ризык, каһвә кулланмау хәерлерәк. Әстерхан чикләвеге, җир чикләвеге, кабак төше, петрушка ашау файдалы.

Гемоглобинны күтәрү

Яртышар стакан чистартып вакланган әстерхан чикләвеге, йомшак атланмай, бал, какао порошогын кушып, яхшылап болгаталар да, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы - 10-12 көн.

3 март (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 20-21 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.39 сәгатьтә калка, 9.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.52 сәгать.

Организмны сәламәтләндерү өчен уңай көн, акыл эше белән шөгыльләнмәү хәерлерәк. Ай Чаянда чакта кешеләр бигрәк тә тиз үпкәли, шикләнүчәнгә әйләнә, ярсып китәргә дә күп сорамый. Эч поша, ызгышу ихтималы зур. Тамакны ромашка төнәтмәсе белән чайкау, муенга массаж ясату, кура җиләге, груша, сельдерей ашау файдалы. Майлы һәм борычлы ризыклар, камыр ашлары кулланмау яхшырак.

Башка су җыелганда

Кызыл чөгендернең 9-10 яфрагын (сабагыннан башка) кул белән өзгәләп, төнгелеккә 0,5 литр кайнар суга салып калдыралар. Көн буена эчеп бетерәләр. 3 көн шулай дәвалангач, тагын 3 көн шундый ук төнәтмә ясап куялар, теләгән кадәр эчәләр.

4 март (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 21-22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.55 сәгатьтә калка, 10.00 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 10.57 сәгать.

Актив эшчәнлек, бурычларны кайтарып бирү көне. Әгәр бүген бурычыгызны түләсәгез, моннан соң бурычка алырга туры килмәячәк. Ай Укчыда чакта кан, бавыр, үт куыгын сакларга, җилкә, кул, сулыш әгъзаларын дәваларга киңәш ителә. Бавырга һәм үт куыгына операция ясатырга, майлы ит һәм гөмбә шулпасы, торма, редис, сарымсак, кинза ашарга ярамый. Яшелчә шулпалары, үсемлек мае белән ясалган салат һәм винегретлар, чи яшелчә ашау файдалы.

Радикулит интектерсә

Радикулит интектергәндә, махсус шулпа ашау файдалы. Бер бәрәңгене яхшылап юып, мөмкин кадәр вак итеп турыйлар, 3 литр суда сүрән утта 1 сәгать пешерәләр. Аннары күп итеп вак туралган петрушка, укроп, кинза, сельдерей салалар да, 1-2 минуттан сүндерәләр. Мондый ашны 7-10 көн рәттән ашарга кирәк.

5 март (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 22-23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.02 сәгатьтә калка, 10.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.01 сәгать.

Бүген күмәк эш башкару уңышлы, әмма күп халык җыелган урында йөрү куркыныч. Хисләрне контрольдә тоту мөһим. Карар кабул иткәнче, кат-кат уйларга кирәк. Көннең символы - фил, ял итү, хәл җыю яхшы. Сәяхәткә чыгу, командировкага бару өчен уңай вакыт. Акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнү дә әйбәт, игътибарны гына тупларга кирәк.

Миләш сихәте

Артрит, ревматизм булганда, көн саен 1әр стакан миләш җиләге ашарга яки көненә 3 тапкыр 50шәр мл согын эчәргә кирәк. Азканлылык булганда, организм хәлсезләнгәндә, 2 чәй кашыгы миләшне 2 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, көн дәвамында 3-4кә бүлеп эчеп бетерәләр. Дәва курсы - 3 көн. Ашказаны авыртканда, 1 аш кашыгы миләшне 1стакан суда 1 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, яртышар стакан эчәләр. Кардиосклероз булганда, 200 г миләш кайрысын 2 стакан суда сүрән утта ярты сәгать пешерәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр аш кашыгы эчәләр. Кан оешучанлыгы югары булган һәм 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә миләш кулланырга ярамый.

6 март (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 23-24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 3.59 сәгатьтә калка, 11.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.06 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Тырышканда, бер айлык эшне эшләп бетереп була. Ай Кәҗәмөгездә чакта умырткалык, буыннар, тешләрне сакларга, ашказанын дәваларга, чистартырга кирәк. Умырткалыкка зыян китерерлек авыр физик эш белән шөгыльләнергә, сөяк, буыннарга операция ясатырга, борычлы, тозлы ризыклар, ананас кулланырга ярамый. Алма, шпинат, солы боткасы, шалкан, йомырка, чикләвек ашау файдалы.

7 март (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 25 нче көне. 24-25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 4.43 сәгатьтә калка, 13.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.10 сәгать.

Сөйләшүләр үткәрү, килешүләр төзү, мөһим юридик документлар имзалау өчен уңай көн. Озак җәяү йөрергә, каһвә кулланырга ярамый. Балык, сөт һәм әчегән сөт ризыклары ашау файдалы.

Киви йөрәкне саклый

Йөрәк мускулын ныгыту өчен, көн саен 2-3 киви ашау файдалы. Бу җимеш канның оешучанлыгын киметә һәм кан тамырларында тромб барлыкка килүдән саклый.

8 март (җомга). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 25-26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 5.19 сәгатьтә калка, 14.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.15 сәгать.

Хисләрне контрольдә тоту мөһим - алар тәэсирендә ялгыш карар кабул итә күрмәгез. Ызгышмас өчен, физик эш белән шөгыльләнү яхшы. Ай Сукоярда чакта вегетатив нерв системасын, йөрәк һәм кан тамырларын саклау мөһим. Аппендикс, баш мие, нерв системасына операция ясатырга ярамый. Кәбестә, салат, яшел борчак, суган, петрушка, укроп ашау файдалы.

Бананлы торт

Камыр өчен 3 йомырка, 1 банка куертылган сөт (380 г), 20г атланмай яки маргарин, 1 стакан он, 1 чәй кашыгы камыр күперткеч кирәк. Йомырка, куертылган сөт, атланмайны миксер белән туглыйлар. Он һәм камыр күперткеч өстәп, тагын туглап кабарталар, майланган табага агызып, 200 градуслы газ мичендә 40 минут пешерәләр. Суынгач, өчкә бүләләр. Ярты кило майлы эремчеккә ярты банка сгущенка кушып, миксер белән күпертәләр, әкренләп ике эре бананны (туралган) кушалар. Кабартмаларны, крем сылап, бер-берсе өстенә өяләр, иң өстәгесенә дә крем җәеп, уылган шоколад сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев