18 апрель 2025 яңалыклары
-
Яңа Камал театры бинасында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» узачак
26 апрельдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында (Һади Такташ урамы, 74 йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында беренче тапкыр «Язгы Печән базары» оештырыла.
-
«Үзгәрешләр китабы»: Казанда яшәүчеләр бушлай импровизацион спектакль-перформанска бара алачак
Спектакльнең үзенчәлеге – актерларның тамашачылар белән үзара хезмәттәшлеге.
-
Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр
Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Татар теле һәм әдәбиятыннан XII Халыкара олимпиадага йомгак ясалды. Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр белән бүләкләделәр.