18 февраль 2020 яңалыклары
-
Авыр хәлдә калган Башкортстан гаиләсенә Татарстан Президенты ярдәм итте
Ансель Исламов - Уфа шәһәрендә яшәүче татар егете. Аның әти-әнисе Татарстанның Урыссу бистәсендә яши. Бу атнада хатыны Алинә һәм игезәк малайлары әтиләрендә кунакта булган. Әмма хатынының хәле кинәт начарлана... Ансель «Татар-информ» хәбәрчесенә ни өчен ярдәм сорап Рөстәм Миңнехановка язганын сөйләде.
-
Кардиолог гади ысул белән кан басымын төшерү юлын атады
Көн саен аз гына саф һавада йөрү кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә ала.
-
Берлинда Муса Җәлилнең шигыре гарәп телендә яңгырады
Берлин татар яшьләре оешмасы үткәргән әдәби-музыкаль кичәдә Җәлил шигырьләрен төрле милләт вәкилләре төрле телләрдә укыды.
-
Без-татар балалары! Екатеринбургтан Динә Афризунова «Туган як» җырын бик үзенчәлекле башкара (ВИДЕО)
Динә инстаграмда бик актив һәм инде күп кенә конкурсларда катнашып җиңү яулаган бала. Ул конгресс оештырган чараларда да һәрвакыт җиңүчеләр арасында.
-
Казанның Вишневка бистәсендә котыру авыруы буенча карантин кертелде
Хәзер билгеләнгән чикләүләр хайваннар авыруының соңгы очрагыннан ике ай узганнан соң бетерелә.
-
Төркиядә татар язучысы Хәсән Туфанга багышланган флешмоб башланган
2020 ел дәвамында Төркия университетларында язучыны искә алу чаралары уздырылачак.