Милли музейда Толстой ядкәрләре
Бөек рус язучысы, мәгърифәтче Лев Толстойның хәяты Казан белән нык бәйләнгән: аның биредә үсмерлек һәм яшьлек еллары уза (1841-1847). Булачак әдип нәкъ менә Казанда шәхес булып формалаша. Лев Толстой Казан Император университетында укыганда үзенең мәгълүм көндәлеген алып бара башлый. Тормышының бу чоры соңыннан аның “Балдан соң”, “Алпавыт иртәсе” әсәрләрендә, “Балачак”, “Үсмерчак”, “Яшьлек” трилогиясендә чагылыш таба.