Күңел тәрәзәләре
(Э.Шәрифуллина поэзиясенә бер караш)
"Кешегә табигать биргән талантны - күңел агымнарының барлык серләренә шаһит тирән күккә охшатасы килә. Әлбәттә, һәркемнең күңел агышы үзенчә, күге үзенчә", - дип яза Зөлфәт Эльмира Шәрифуллинаның төрле чорда иҗат ителгән шигырьләрен, С.Хәким әйтмешли, җиз иләк аша уздырып, сайлап туплаган "Сөюемнән мин бер чибәр идем" (2005)...