Очкыч фронтка барып җитмәгән
Сынаудан соң, Б-7 бомбардировщигы фронтка озатылырга тиеш була.
Әмма Казан заводында җитештерелгән очкыч 1941 елның 13 ноябрендә Чуашия Республикасының Канаш станциясе тирәсендә фаҗигагә юлыга. Дизель ягулыгы белән эшләгән яңа М-40Ф двигателендә янгын чыккач, очкыч җиргә мәтәлә. Шул вакытта, авиация тарихчысы Илдар Вәлиев архив документлары белән раслаганча, экипаж командиры, заводның очу-сынау станциясе башлыгы Людвиг Немет, өлкән авиамеханик, хәрби техник Иван Шевченко, бортмеханик Салих Шәрипов, Үзәк авиация моторы төзелеше институты вәкиле Александр Лапко һәлак була. Алар Казан авиация заводы җитәкчелеге тарафыннан Арча зиратында җирләнә. Әмма еллар узу белән Л.Неметның (1897-1941) гранит кабер ташы гына сакланып кала. Башкаларның исем-фамилияләре, туган-үлгән көннәре язылган такталары череп юкка чыга.
Бәхеткә, Александр Лапконың Мәскәүдәге, бабасының исем-фамилиясен йөрткән оныгы туганының каберен эзләтә башлый. Дүрт сынаучының янәшәдә җирләнүен дәлилләп, Казан эзтабарларына фоторәсем тәкъдим итә. Нәтиҗәдә Арча зиратында дүрт сынаучының уртак кабере табыла. Татарстанның “Ватан” берләшмәсе, Казанның ритуал хезмәт күрсәтү, “Россиянең эзтабарлык хәрәкәте” оешмалары вәкилләре тарафыннан хәтердән җуела язган Иван Шевченко, Салих Шәрипов, Александр Лапкога да граниттан каберташ ясатыла.
Күп хәрбиләр, эзтабарлар катнашкан Хәтер яңарту вакыйгасын Татарстан Мәдәният министры урынбасары Данил Натфуллин, Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылауның бер чарасы буларак тәкъдим итте. Курсантлар тарафыннан салют бирелде. Музыкантлар хәрби марш уйнады. Ә каберташ янына хәмер салынган өч стакан белән икмәк телеме куелды. Мөселманга ят шушы йола, нигәдер, 1913 елгы Салих Фатыйх улы Шәриповны да читләтеп үтмәде. Теләгәндә, мулла чакырып, аның рухына дога укырга да мөмкин иде бит. Мондый яд итүләр үткәргәндә, мөселманнарга хас тәртип тә истән чыгарылмасын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев