Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА автор яңалыклары
-
Милли йөзсез фестиваль
XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале атна буе гөрләсә дә, милли кино өчен сөенеч-шатлык уятмады. Фестивальдән соң – “Вам татарам... что война, что Сабантуй”, дигән сүгенүле сүзләр генә хәтергә уелып калган. Халыкара кино бәйрәмендә күрсәтелгән татар кинофильмының берсендә яңгыраган сүзләр бу. Һәм алар бу фестивальнең эчтәлеген генә түгел, бүгенге милли вәзгыятьне дә бик төгәл чагылдыра кебек.
-
Милли азатлык җырчысы
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында олпат рәссамыбыз Рифкать Вахитовның юбилей күргәзмәсе булды. Президент, министрлар килмәсә дә, бик җылы, дустанә рухта узды ул.
-
Рухы – дога, иҗаты бәяләү көтә
Санкт-Петербургта яшәп иҗат иткән рәссам Фәйзрахман Әминовның тууына шушы көннәрдә 110 ел тулды.
-
Чиләбедә татар театры яңарышы
Утыз елдан соң Чиләбедә кабат татар театры оешты. Аны нигезләүдә Чиләбе татарлары конгрессы җитәкчесе Лена Колесникова башлап йөрде һәм тәүге спектакле конгрессның 20 еллыгы бәйрәменә туры килде.
-
«Печән базары» хикмәтләре
Казанның Черек күлендә «Печән базары» фестивале гөрләп үтте. Ел саен август башында үткәрелә торган бу милли бәйрәм – дөньяның төрле илләреннән Казанга яшьләр форумына җыелган егет, кызлар өчен аралашу мәйданы һәм татар халкының осталыгын күрсәтергә бер форсат.
-
Миләүшәнең туган көне
«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында җәйнең җиләкләр пешкән, печәннәр өлгергән бик матур бер вакытында дөньяга килгән актриса Миләүшә Фәйзрахманованың юбилей кичәсе узды. Иң элек артистканы котладылар, аннары «Өрә белмәгән көчек» спектаклен күрсәттеләр. Әмма башка көннәрдән аермалы буларак, бу юлы нәни тамашачылар белән бергә залга Миләүшә ханымның туганнары, дуслары, иҗатына мөкиббән язучы, драматурглар, иҗатташлары җыелган иде.
-
Ризаэтдин Фәхретдин туграсы
Күренекле текстолог галим, шәмаил остасы Нәҗип Нәккаш танылган шәхесләребезнең тугралар шәлкемен башлап җибәргән иде. Үткән ел олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан беренче шундый тугра иҗат ителде. Ә күптән түгел Кол Шәриф мәчетендәге Татар шәмаиле галереясында ачылган күргәзмәдә ул мәгърифәтче галим, тарихчы, киң кырлы җәмәгать һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең өр-яңа туграсын тамашачыларга тәкъдим итте. Киләсе елга Ризаэтдин хәзрәт тууның 160 еллыгы билгеләп үтеләчәген укучыларыбызның исләренә төшереп үтү дә урынлы булыр.
-
Тарихка ук атма…
«Казан» милли мәдәният үзәгендә тарих катламнарын күтәреп сурәтләүче рәссамнарыбызның картиналарыннан зур күргәзмә ачылды. Тарихчы кылкаләм осталары күптән инде берләшеп экспозиция ясаганнары юк иде. Шуңа күрә бу вакыйганың әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
-
Гурзуф хатирәсе
Казан Ратушасының сәнгать галереясында күренекле рәссамыбыз Канәфи Нәфыйковның картиналарыннан күргәзмә ачылды.
-
«Байгал» өметне акламады
Борынгы болгар мифологиясе белән бәйле дигәч, анонсларда иксез-чиксез Идел күренешләрен дә күргәч, ниһаять, милли кино төшерелмәсме, дип Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмын зур түземсезлек белән көткән идек. Ниһаять, аны карау бәхетенә ирештек. Әмма ни аяныч, өметләребез акланмады.