Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА автор яңалыклары
-
Тегермәннәр иленең хыялый Дон Кихоты
Көн саен ук булмаса да, атна саен диярлек берәр язучының, артистның юбилее билгеләп үтелә. Ә менә рәсем сәнгате дөньясында вакыйгалар бик еш булмый. Шуңа күрә һәрбер күргәзмәне түземсезләнеп көтеп аласың. Һәм рәссамнарның иҗатын күрергә интизар булган бер көнне гаять әһәмиятле вакыйга – Горький музеенда олпат рәссамыбыз Зөфәр Гыймаевның альбомын тәкъдир итү булды.
-
«Шәй-бү! Шай-бу!»
Г.Кариев театрының баш режиссеры Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты Ренат Әюпов матур гомер бәйрәмен Камил Кәримовның пьесасы буенча куелган «Шәй-бү! Шай-бу!» спектакле белән билгеләп үтте.
-
Алинәнең күңел җимешләре
Хәзер кибеттә уенчыкларның ниндие генә юк! Җаның теләгәнне сайла! Ә җан кибетләрдә сатылмаган бүтән уенчыкларга тартыла.
-
Мәдәният министрлыгында очрашу
Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистлар белән бүгенге сәнгать, мәдәниятнең мөһим мәсьәләләренә багышланган эшлекле очрашу уздырды.
-
Милли тәрбия курчактан башлана
Дөньяда бердәнбер Коръән аятьләрен укый торган Әминә исемле курчак бездә җитештерелә. Аның әнкәсе – Эльза Хөснетдинова.
-
Милли курчаклар әнкәсе
Мәскәүдә яшәүче Суфия ханым Хәбибуллина милли курчаклар ясый. Татар мәркәзеннән читтә яшәсә дә, күңелендә милли хисне сүндермичә сакларга аңа Татарстаныбызның Биектау районы Әлдермеш авылы хатирәләре ярдәм итә.
-
«Асылкош җыры»ның хикмәте
Г.Кариев театры репертуарына тагын бер кызыклы спектакль – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин әсәре буенча режиссер Ренат Әюпов куйган «Асылкош җыры» өстәлде. Бер караганда, бөтен әкиятләр дә бер-берсенә охшаган кебек – һәркайсында яхшылык белән яманлык көрәшендә игелек явызлыкны җиңә. Әмма «Асылкош җыры» – бик хикмәтле әкият.
-
Йолдыз тапкан кыз
«Әкият» театрында куелган һәр татар спектакленә шатланабыз. Бу юлы сөенеч икеләтә зур, чөнки баш режиссер Илдус Зиннуров 80 еллыгы уңаеннан шагыйрь, язучы Фәнис Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз» әкиятен сәхнәләштерде. Инсценировканы шагыйрь Ркаил Зәйдулла иҗат итте.
-
Батулла әсәре буенча фильм
Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында язучы Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй!» әсәре нигезендә режиссер Фәрит Дәүләтшин куйган «Инсаф» фильмын күрсәттеләр. Ул моннан ике ел элек төшерелә башлаган була.
-
Октябрь баласы Дмитрий Красильников
«Хәзинә» милли сәнгать галереясында танылган график, керәшен татары Дмитрий Красильниковның иҗаты белән танышырга насыйп булды.
-
Кариев театрында – «Кәҗүл читек»
Ниһаять, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрының яңа үз өендә тәүге премьера узды. Театр сөючеләр бу көнне зарыгып көткәндер. Спектакле дә нинди бит әле – Г.Исхакый хикәясе нигезендә куелган «Кәҗүл читек». Инсценировканы Нәзифә Кәримова язган. Режиссеры – Ренат Әюпов.
-
Татарга гашыйк рус рәссамы
Озакламый олпат рәссамыбыз Валерий Скобеевка 80 яшь тула. Сәнгать сөючеләр аны портрет остасы, романтик рухлы сурәтче буларак белә.
-
Миләүшә Галиуллина: Ханбикәне гүя кабат югалттык…
Күптән түгел моңсу һәм җан өшеткеч ике вакыйганың шаһиты булырга туры килде.
-
100 еллыкка – мультфильм
Татарстан режиссеры Сергей Киатров төшергән мультфильм Россия рекордлар китабына керде
-
Бизәк чигүче егет
Нурислам белән «Печән базары» фестивалендә таныштык. Чулпы, беләзекләр, муенса, күлмәкләр сатып торучы хатын-кызлар арасында татарча бизәкләр белән зәвыклы итеп чигелгән сөлге, тастымаллары, урын өсте япмалары белән ул игътибарны әллә каян җәлеп итте. Күз явын алырлык сөлгеләрне үзе чиккәнгә башта күңел ышанмады. Тегү-чигү технологияләрен бәйнә-бәйнә сөйли башлагач исә, бөтен шикләр таралды. Ә чигү сәнгатенә килү турындагы мавыктыргыч тарихы җитди уйларга этәрде.