Рәшит Минһаҗ: Мирасың кемгә кала?
Җитмешнең теге ягына чыккач, васыять язып куярга кирәктер.
Остазыбыз китеп барды. Һай, үкенечле... Соңгы көннәрендә янына бара, хәлен белешә алмадык. Янына еш йөрүче, хәлен белешеп торучы бәндәбез, кәефе юк әле, борчымагыз, дигәч, базмадык, барып ишеген кагарга җөрьәт итмәдек. Бичарабызның атна-ун көнлек гомере калган булган икән.
Әйе, беребез дә мәңгелек түгел. Кайчан да бер китәсе. Әмма җитмешнең теге ягына чыккач, барыбер васыять язып куярга кирәктер. Әнә, баш казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев, пәйгамбәребезне күз алдында тотып, адәм баласына алтмыш ел гомер бирелгән, калганы – бүләк, дип юкка гына әйтми. Дөрес, халкыбыз бу чикне бераз гына арттыра: яше җитмеш – эше бетмеш, ди. Бу канатлы сүз төрекләрдә дә мәкаль булып йөри. Шөкер, сиксәнне, туксанны узып та, җиң сызганып иҗат итүче өлкәннәребез бар. Хатип Миңнегулов, Марсель Бакиров сыман аксакалларыбызны әйтүем. Марсель ага ничек хәл итәдер белмим, Хатип ага әледән-әле үзендә сакланган кулъязмаларны, гомумән, узган заманда яшәгән күренекле шәхесләребезгә кагылышлы язма, басма чыганакларны архивка тапшырып бара. Күптән түгел язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова (аңа җитмеш өч тулды) шәхси архивында булган, милли хәрәкәткә кагылышлы чыганакларны дәүләт архивына тапшырды. Өенә бер баруымда, М.Бакиров, өстәлендә өелеп торган калын-калын папкаларга ишарәләп, монда бер-ике диссертациялек материал бар, таратып кына бетермәсеннәр инде, дигән иде. Хәер, аның кодасы Искәндәр Гыйләҗев җир җимертеп эшләп йөри, улы Айдар, кызлары да фән-әдәбиятка битараф түгел. Үзе дә әле һаман эзләнә-казына. Чираттагы китабын яза, ахры: соңгы вакытта телефонын да алмый. Рамил хәзрәт Юнысов та шулай: мәгарәдә утырган Әбүгалисина кебек, ун-унбиш көн беркемгә җавап бирми, диләр.
Ярый, боларның туганнары, якыннары ишле. Альберт Фәтхи, Мәсгуд Гайнетдин сыман галимнәребез ялгыз яшәде. Альберт абыйның өен барып күрергә туры килмәде. Күргән кешеләрнең сөйләвенә караганда, идәннән түшәмгә кадәр китап өелгән булган. Соңгы елларында Мәсгуд абыйның өенә баргалап йөргәнгә, Альберт абыйның да шулай булгандыр дип фаразлыйм. Мәсгуд абыйның бер бүлмәлек фатиры борынгы һәм сирәк очрый торган китаплар (араларында кулъязмалар да бар) белән шыгрым тулган иде. Ишектән керүгә бер сукмак – аш-су бүлмәсенә, бер сукмак залга илтә. Тәрбия-игътибар җитмәү генә түгел, борынгы китаплар тузаны да аларның гомерен кыскарткандыр инде. Олы кешеләр гадәттә чит кешене, безнең кебек «малай-шалайны» өенә кертми; тик без бик матур, бик саваплы хәйлә таптык: археограф Раиф Мәрдановның «Зәкят» фондында эшли торган улы Булаттан корбан ите алабыз да өлкән яшьтәге журналистлар, язучы, галим, җырчыларның өенә илтеп бирәбез. Мөфтиебез Камил хәзрәткә рәхмәт яусын: бездән күпме тиеш, дип сорап кына тора; корбан ите таратырга булышучы дустыбызның машинасы көйсезләнгәнгә, быел бу эшне башкара алмадык.
Альберт абыйны кемнәр җирләгәндер – белмим. Вафатын ишеткәч, Мәсгуд абыйның бер кардәше табылган, диделәр. Фатирын алып калгандыр да саткандыр инде. Тик менә ул китаплар – әлеге зыялыларыбыз җыйган бәһасез байлык – кая китте икән? Архивларга барып җиттеме, әллә якындагы чүп базына гына эләктеме? Әле шунысы да бар: мирасың кемгә кала?! Балаң булып та, әти-әни язганнарны беркайда бастырмагыз, нәшер итмәгез, дип киртә куеп, судка бирәм, дип янап торса?! Әнә, бер шагыйребезнең китабы басылып чыккач, баласы «Нигә безнең рөхсәттән башка бастырдыгыз?» – дип бар тиражны юкка чыгарткан ди. Алла сакласын!
Байтак өлкәннәрдән ишеткән бар: элекке елларда, бигрәк тә тузган торакларны бетерү программасын тормышка ашырганда, башкалабыз үзәгендәге байтак фатирлардан бәһасез мирас – өлкәннәрдән калган фотографияләр, Бөек Ватан сугышы кырларыннан килгән өчпочмаклы хәбәрләр, кулъязмалар, иске имляда язылган хатлар, китапларны битараф бала-оныклары, туган телебезне белмәгән, санламаган кияү-киленнәре чүплек савытына озаткан. Хәзер дә «тузан җыеп яткан искелек калдыкларына» мөгамәлә шундый, кәррә дә үзгәрмәгән.
Остазыбыз китеп барды. Ни кызганыч, өенә кереп, нинди мирас калдырды икән, дип белешеп булмый. Фатирын, китап-кулъязмаларын, ядкәрләрен, җиһазларын алып калган, шуларга хуҗа булып алган туган тиешле кешесе телефонын алмый, сирәк-мирәк җавап бирсә дә, мәрхүмнең ни калдыруын күрсәтәсе, әйтәсе килми. Алай гына да түгел, өчесен, җидесен, кырыгын, елын уздырмады. Инде безне чакырмасын да ди, уздырган сурәттә якын иткән, аралашкан күршеләрен дә чакырмаган. Димәк, уздырмаган, кирәк санамаган. Югыйсә, үзебезнең милләт кешесе. Бәлкем, үзен мөселман санамыйдыр. Алай да булырга мөмкин. Әмма остазыбызны җир куенына иңдергәнгә елдан артык вакыт үтеп китте бит инде. Озакламый ике ел була. Мирасының язмышы турында башка туганнары да ләм-мим, без дә бихәбәр. Кем белә, бәлкем үзе исән чагында, мирасыгызны кемгә калдырасыз, васыятегез бармы, дөнья хәлен белеп булмый бит, дип сүз кузгатасы калгандыр. Читенсенәбез шул. Әллә ничек ахирәт, үлем турында сөйләшәсебез килми. Матур гына йөреп тора ич әле, күз тимәсен, дип уйлыйбыз. Тик Газраил фәрештәнең үз исәбе: васыятең язылганмы, дип сорап тормый, килә дә алып китә.
Ни кызганыч, безнең халыкта васыять язу культурасы онытылган. Хәзер бу хакта сүз кузгалтсаң, күпләр, нигә кадим заманнарда калган гадәтләрне искә төшерә, без бит яңа заман кешеләре, юк-бар белән башны катырмасын, болай да мәшәкать күп, дигәндәй, сәерсенеп карый. Без динебездән шактый нык ераклашкан шул. Югыйсә, ислам культурасында үлем-китем мәшәкатьләре, варисларны билгеләү, мирасны бүлү мәсьәләләре бик төгәл каралган. Бүген ТР Диния нәзарәте каршында эшләп килүче Голамәләр шурасы әгъзалары, казыйлар бу җәһәттән көне-сәгате белән фәтва бирә ала. Фани дөнья күзлегеннән дә бу мәсьәләне хәл итәргә вакыт җиткәндер шәт. Бәлкем Татарстан парламентында утыручы якташларыбыз, РФ Дәүләт Думасына закон проекты белән чыгып, кайсыдыр галим-голәма, язучы-шагыйрь, иҗат әһеле милләткүләм, илкүләм мирас калдырып, вафат булганнан соң мирасы җәмәгатьчелек карамагына кайтарылмаган сурәттә, мәрхүмнең машинасыннан, келәмнәреннән, өй җиһазларыннан, кассасындагы акчасыннан, фатирыннан кала бөтен мирасын – кулъязмаларын, китапларын, берәмтекләп телгә алып, кәгазьгә төшереп, дәүләт архивына тапшыру турында закон чыгартуга ирешер?
Янә сорау туа. Әлеге мирасның милләткүләм әһәмияткә ия булуын кем тәгаенли ала соң? Хәзер һәр республиканың үз фәнни академиясе бар. Милли академия җитәкчеләре, мәрхүмнең эш күрсәткән тармагына караучы фәнни институт хезмәткәрләрен җәлеп итеп, экспертлар төркеме туплый ала. Аерым институтлар, җәмәгать оешмалары, гади гражданнар шәхсән үзләре генә дә, шушындый проблема барлыгын, аны озакка сузмый хәл итү кирәклеген сорап, академиягә мөрәҗәгать итәргә тиештер.
Остазыбыз китте, зурлап соңгы юлга озаттык. Инде ике ел була, каберендә һаман ташы юк. Бу хакта кем кайгыртырга тиеш? Үзе эшләп киткән берлек, институт, редакцияме? Әллә туганнары, варисларымы? Фатирын алып калганнар кайгыртсын, дип кул селтәп була-булуын. Тик аларны судка бирә алмыйсың. Зиярәт кылырга баргач, ике-өч өрлектәй улы була торып та, изге каберләренә һаман таш куярга «өлгермәгәннәргә», йә булмаса чүп-үлән баскан, нигез ташы кырыкмаса-кырык җирдән яргаланган, ава башлаган һәйкәлләргә юлыгып торабыз. Әлеге варисларга карата нинди чара күрергә? Бу мәсьәләләрне закон аша гына хәл итеп буладыр, мөгаен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев