Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәшит Минһаҗ: Изге Болгар җилләре

Быел да Идел буе Болгарстанының исламны рәсми кабул итү көненә багышланган Изге Болгар җыены узды.

Гадәттә җыен дигән көнне йә яңгыр ява, йә Кояш кыз­дыра, йә салкынча җил сызгыра иде. Шөкер, ул көнне Кояшы да, җиле дә рәхимле булды. Халык күләгәле, ышык урын эзләп йөдәмәде. 

Үзенә күрә бер юбилей да булды быелгы җыен. Утыз биш ел элек аны мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин оештыра башлаган иде. Тора-бара бу чараны Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Спас районы хакимияте күтәреп алды. Җыенның колачын җәелдерү, халыкны ныграк, күбрәк җәлеп итү максатында, аңа «Рухи мирас» фестивале, дини китаплар, хәләл ризыклар, милли-дини киемнәр, милли аш-су сату ярминкәсе кебек чаралар, хәтта милли көрәш ярышлары өстәлде. Әйтик, быел Ризаэддин Фәхретдингә багыш­ланган күргәзмә, Язу музее җирлегендә урта гасыр караларын ясау технологиясен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча мастер-класс, татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты уздырылды. Хәтта өч мөселман гаилә парына, ирле-хатынлы мөселманнарга быелгы хаҗга бару өчен лоторея билеты уйнатылды. Әлбәттә, болар бөтенесе халкыбызны  кызык­тыру,  динебезне киңрәк таныту нияте белән башкарыла.   

Болгар җыены тарихы 35 ел белән генә чикләнми ансы. Ул шактый озын, гыйбрәтле, берничә гасырлык. Дәүләтчелегебез тарихын, шанлы, данлы көннәрен онытмаганнар – Идел буе Болгарстанын, Казан ханлыгын истә тотканнар элек-электән анда аерым да барган, төркем-төркем булып та  җыелган. Бигрәк тә Казан, Болгар, Биләр тирәсендәге татар авылларыннан һәр җәйдә болгар бабаларыбызның рухына баш иеп, дога кылып китәргә килгәннәр. Мисалга, хәзерге Чуашстан Республикасының Шыгырдан, Тукай, Урмай авыллары картлары белән гапләшкәндә, милли тарихыбыз хакында сүз кузгалганда, инкыйлабка хәтле дә, инкыйлабтан соң да Болгарга юлны өзгәнебез юк, диләр. Тарихи хәтер кузгата аларны. Берничә дистә кеше җыелып, ат арбаларына утырып, олау-олау барганнар. Хаҗ кылу түгел-түгелен, барыбер изге җиребез, дип җәяү килүчеләр дә булган. 

Шулай ук, 18 нче йөздә хәзерге Самара өлкәсенә караучы Гали авылында яшәгән мәшһүр Морад мулла – Морадбакый Ишали улы җитәкчелегендә Болгар шәһәре булган урында 3000ләп кешелек җыеннар уздырылган. Татар энциклопедиясе сүзлегендә бу хакта: «Җәмәгать һәм дин эшлек­лесе Морад мулла 1760 елларда үз шәкертләре һәм мөридләре белән халык арасында Болгар дәүләтен яңадан торгызу фикерен таратып йөри. 1769 елда Болгар шәһәре хәрабәләре янында үз фикердәшләреннән берничә мең кеше катнашкан җыен уздыра. Тарафдарларыннан берничә кеше белән бергә кулга алына, С.-Петербургка озатыла», – дип язылган. Археограф Раиф Мәрданов туплап чыгарган «Гали авылы тарихы» дигән китапта Морад мулланың кызыклы, маҗаралы тормышы юлы турында бик бай мәгълүмат бар. 

Шөкер, хәзер Болгар җыены туплаган өчен эзәрлекләмиләр. Киресенчә, бу чараны уздыруны рәсми хакимиятләр хуплап, ярдәм итеп тора. Тик дәүләтчелек хисебез зәгыйфьләнгән, дини хисебез һаман яралгы хәлендә дип әйтимме: Болгар җыенына җыелган халык һаман шул 20-30 мең тирәсеннән артмый. Болгар җирендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәргәндә генә 40 меңләп кеше җыелды. 

Быел да зыялыларыбызның байтагы Болгарга эзен суыта башлаган шул. Тәүге елларда күркәдәй кабарынып йөргәннәрнең бик күбесе соңгы елларда әлеге изге җыенда һич күренми. Ярый инде, бик олы яшьтәгеләр, сиксәнне, туксанны узганнар авырып, кәефсезләнеп тә торырга  мөмкин. Тик байтагының бармаячагы берничә көн алдан ук билгеле иде. «Ел да бер үк сюжет кабатлана, яңалыгы калмады. Халыкны җәлеп итү өчен, оештыруның яңа формаларын табарга кирәк», дигәнрәк җавап бирүчеләр шактый. Үземдә дә андый уй бар, әмма ел саен бер хис иртә таңнан «төртеп уята». Арба-машина юллыйсы түгел бит, Татар конгрессы биргән автобуска утырып, дин әһелләре белән гапләшеп баруның, Болгарда борынгы бабайлар рухына баш иеп кайтуның һичбер кыенлыгы юк.

Җыенга нинди генә яңалык кертмәсеннәр, аның үзгәрми торган ике зур хикмәте, мәгънәсе бар. Борынгы мәчет нигезендә җәмәгать белән бергәләп  өйлә намазы уку һәм Кече манара белән хан каберлеге янәшәсендәге тәүбә мәрасиме. Алданрак барып басмасаң, мәчет нигезенә эләгермен, димә. Дин башлыклары, республика җитәкчеләре белән бергәләп, Тәлгат хәзрәт Таҗетдин мәкаменә оеп, намаз уку форсаты бик тә сирәк эләгә. Нигезгә сыймаганнар янәшәдәге яшел чирәмдә, кем өс киемен, кем намазлыгын җәеп, сәҗдә кыла. Тик оештыручыларның нигез янәшәсендәге яшел чирәмгә келәм-палас җәеп мәшәкатьләнәселәре килми. Югыйсә, хәзер гает намазлары вакытында Казандагы барча мәчетләр диярлек бу эшне бик ансат оештыра. Тик Болгарда бу хакта уйлаучы, кайгыртучы юк.  

Инде тәүбә мәрасименә килик. 2008 елны хаҗ сәфәреннән кайт­кач, тәэсиратларны сорашкач, мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның: «Хаҗ кылып, тәүбә итеп кайткан кеше сабый бала кебек чистарына. Тик гөнаһ капчыгы  бушаса да анда калмый, үзеңә ияреп кайта», – дип сөйләгәне һич истән чыкмый.  Ни кызганыч, динебезнең иң зур шартларыннан берсе булган тәүбә итү зарурлыгын күбебез онытып бара. Йә, әйтегез: кайсыбыз гөнаһсыз?! Бишектәге сабыйның гына бер хилафлыгы да юк. Исегездәме: күренекле шагыйребез Гамил Афзал, «күп гөнаһлар җыеп картайганчы, яхшыдыр ул яшьләй китүең», дип язган иде. Юк, үз иркең белән якты дөньядан китәргә, хушлашырга чакыру түгел бу. Зөлфәт әйтмешли, «бер гомернең чиреген дә яшәмәстән ике гомер яшәгән күк» талчыкканнар да бардыр. Әмма гомер, сәламәтлек безгә Ходай тәгаләдән амәнәт итеп бирелгән. Адәм баласының үз гомерен үзе чикләргә хакы юк. Бу мәрасим беркадәр Кашпировский, Чумак сеансларын  хәтерләтә. Җыелган барча мөселман Тәлгать хәзрәт мәкаменә оеп, аның артыннан тәүбә сүзләрен кабатлый. Хәер, гипноз, үз-үзеңне ышандыру өчен һәр кешедә тәүбә кылу, җыйган гөнаһларыннан арыну, чистарыну ихтыяҗы бар. Тәлгать хәзрәт менә шушы зарурлыкны тормышка ашырырга булыша да инде. Кем син: академик, студентмы, тракторчы, ашчы, инженермы... кил, тәүбә ит, иман яңарт! Раббыбыздан ярлыкавын сора! Рухың чистарынып, эчең бушап калыр. 

Шунысы да гыйбрәтле: тәүбә мәрасимендә башка елларда бер Т.Таҗетдин мөфтиятенә баглы диния нәзарәтләре башлыклары гына катнаша иде. Быел бу гамәлгә Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Татарстан мөфтияте кереште. Тик Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкчелегендәге Россия Федерациясе Диния нәзарәтенә караучы, Албир хәзрәт Кргановның Россия мөселманнары Дини мәҗлесе байрагы астында йөрүче мөфтиятләр бу юлы да читтә калды. Ни кызганыч, мөфтиятләр тәүбә мәсьләсендә дә уртак фикергә килә алмый әле.  

Болгар җыены турында сүз баргач, тагын бер мөһим мәсьәләне әйтү урынлы. Монда ел да халыкны бер мәсьәлә иза чиктерә: тәһарәт алу урыннары, бәдрәфләр бик аз. Кая барып төртелсәң дә, су буе чират! Ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгын уздырганда гына йөзләгән тәһарәт алу урыны булдырылган, краннардан су агып тора иде. Юбилей узды да, бу зарурлыкны оныттылар. «Тәһарәт яңартмыйча, намаз укып булмый ... Мин монда башка килмим», – дип  Әлмәт районының Кичүчат авылыннан, Р.Фәхретдиннең туган җиреннән килгән бер агайның озак кына зарланып торганы истә калды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев