Фоат УРАЗАЙ: Һәр якның – үз уены
Мәскәүдә үткән очрашу зур сәясәттә бүген кемнең кем булуын да бик ачык күрсәтте.
Россия Президенты В.Путин 20-21 март көннәрендә Мәскәүдә зур әзерлек белән үткән Кытай-Россия сөйләшүләренең икътисади һәм сәяси нәтиҗәләрен югары бәяләгән. Аның әйтүенчә, очрашуда имзаланган программа эчтәлекле ике уртак белдерү бүген чын стратегик хезмәттәшлек вә колачлы партнерлык үрнәге саналган һәм үз үсешенең иң югары ноктасына җиткән Кытай-Россия мөнәсәбәтләренең аерым характерга ия булуын бөтен тулылыгы белән чагылдыра. КХР рәисе Си Цзиньпин да бурычлы булып калмаган. Россия президенты белән ике арадагы сөйләшүләрен ул эчкерсез һәм дусларча аңлашу дип атаган һәм Кытай-Россия элемтәләренең дөньяви тәртип өчен дә бүген хәлиткеч әһәмияткә ия булуы турында әйткән. Ике арада товар әйләнеше артуын исә Кытайга һәм Россиягә социаль-икътисади үсеш өчен импульс бирә торган фактор буларак та бәяләгән. Ә очрашуда ике як исеменнән дә әйтелгән иң мөһим искәртү дип, мөгаен, аларның бүген урнаштыра торган мөнәсәбәтләре ниндидер өченче илгә каршы юнәлдерелгән гамәл булмавы турындагы белдерүләрен санарга кирәктер. Мәгәр, аның кем колагына әйтелүе дә хәзер яхшы аңлашыла булыр. Инде сәфәр барышында ирешелгән анык нәтиҗәләргә кыскача гына булса да тукталып үтик.
Ун сәгатькә сузылган сөйләшүләр ябык ишекләр артында да, ачык режимда да үткән. Нәтиҗәдә, Кытай вә Россия лидерлары ике ил икътисади хезмәттәшлеге төп юнәлешләрнең 2030 елга кадәр үсеш планы турында, шулай ук гомумколачлы партнерлык вә стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгыту турында да уртак белдерү ясалган. Әлбәттә, әлеге сөйләшүләрдә сәясәт өлкәсендә дә җитди карарлар кабул ителгән: Кытай һәм Россия атом-төш сугышын башлап җибәрүгә юл куелмаска тиешлеге турында белдергәннәр; яклар гомумтанылган халыкара хокук нормаларын үзгәртүгә чик куелырга тиеш, дип саный; Мәскәү һәм Пекин Украинадагы низагны киңәйтүгә һәм БМО КШны әйләнеп кертелгән санкцияләргә каршы чыга; Мәскәү Тайваньны Кытайның аерылгысыз бер өлеше, дип таный; Кытай һәм Россия үзләренең төп мәнфәгатьләрен яклаганда бер-берсенә ярдәмләшү яклы; яклар АКШ ның глобаль ПРО системасын булдырудагы активлашуы җәһәтеннән үзләренең борчылуларын белдерә; Мәскәү һәм Пекин ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне хәрби берлек түгел дип саный, әмма уртак хәрби өйрәнүләрне регуляр рәвештә үткәреп торырга җыена; Кытай һәм Россия теләсә кайсы дәүләтләр һәм блокларның өченче илләргә зыянга эш итүенә каршы чыга; Мәскәү һәм Пекин COVID-19 ның килеп чыгышын сәясиләштерүгә дә каршы. Күрүебезчә, сәяси белдерүләргә кытлык юк. Әмма игътибарны аларның кайбер очракларда үзара каршылыкка керүе дә җәлеп итә. Шуңа күрә бәхәсле мәсьәләләр дә әлегә бик күп кала.
Әлбәттә, аерым игътибарны Украинадагы хәлләр белән бәйле проблемалар җәлеп итә. Билгеле инде, сүз иң элек Кытайның 12 пункттан торган «тынычлык планы» турында бара. Си Цзиньпин ул планның, Украина буенча сөйләшүләрне яңартып, якларны татуландыруга ярдәм йөзеннән, БМО уставы принциплары нигезендә, риясыз әзерләнүе турында белдергән. В.Путин да аны хуплаган. Көнбатыш белән Киев моңа әзер булган очракта, Кытай планын ул Украинадагы низагны тыныч юл белән җайлауда нигез итеп тә алырга мөмкин, дип саный. Әмма Россия лидеры бу җәһәттән, әлегә андый әзерлек күзәтелми, дип уфтануын да яшерми. Әйе, АКШ Кытай планын өнәми. План нигезенә ул суверенлык һәм территориаль бөтенлек принцибы салынырга тиеш, дип саный. Киевнең исә узган ел G20 саммитында бәян иткән үз планы бар. Иң элек ул үз территориясеннән Россия гаскәрләрен чыгаруны төп шарт итеп куя. Асылда, монда каршылык юк та кебек. Чөнки Кытай планының да (ә ул глобаль мәгънәгә ия) 1 нче пунктында сүз БМО уставын төгәл итеп үтәү һәм «барлык илләрнең дә суверенлыгы, бәйсезлеге һәм территориаль бөтенлеге гарантияләнгән булырга тиеш»леге турында бара. Димәк, бу яктан ул Киев планына каршы килми һәм аны бары тик төгәл үтәргә генә кирәк.
Мәскәүдә үткән очрашу зур сәясәттә бүген кемнең кем булуын да бик ачык күрсәтте. Кытай белән Россия арасында 2022 елда товар әйләнеше 185 миллиард долларга җиткән. Алга таба чимал (газ, нефть һ.б.) сатуны тагы да киңәйтү, сигез өлкәдә (финанс, транспорт һ.б.) хезмәттәшлекне кат-кат арттыру карала. Чөнки Россия икътисады бүген башкача яши алмый. Азия, Африка, Латин Америкасы илләре белән исәп-хисапта Россия юаньга күчәргә мәҗбүр. Экспертлар мондый хәлне, КХДР кебек, Кытай бәйлелегенә күчү буларак бәяли. Кытай өчен бу отышлы. Ул арзан бәягә чимал сатып ала, Ерак Көнчыгышны үзләштерә, үз йогынтысын да арттыра. АКШ исә Россия белән конструктив дипломатиягә әзер булуы турында белдерә. Зур сәясәттә аларның, капма-каршы яктан, әмма уртак максатларда эш итүен дә онытмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев