Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Әзһәр Шакировның “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабын тәкъдир итү чарасы узды

4 апрель көнне Милләт йортында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, татар конгрессының Аксакаллар шурасы әгъзасы Әзһәр Шакировның “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабын тәкъдир итү чарасы узды.

Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты. Ул кунакларны  Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм изге Рамазан ае башлану уңаеннан теләкләрен җиткерде.

Данис Шакиров Әзһәр ага Шакировның татар сәнгатендә озак еллар алып барган эшчәнлеген югары бәяләде һәм “Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китабы татар дөньясында тарихка кереп калачак, дип белдерде.

“Халкыбызның кадерле шәхесләре” исемле китапта Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның үткән гасырда һәм бүгенге көндә татар театры тарихында үз йолдызын кабызган, халкыбыз горурлыгы булган күренекле артистларыбыз, режиссёрларыбыз, үз иҗатлары белән милли сәнгатебезнең, шанлы әдәбиятыбызның үткәнен, бүгенгесен киләчәк буыннарга мирас итеп
калдыруга хезмәт иткән шәхесләр турындагы тирән хөрмәт хисләре белән
язылган истәлекләре туплап бирелә.

Әлеге кичәдә татар зыялылылары, язучылар, журналистлар, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов катнашты. Алар китапның авторы Әзһәр Шакировка үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, басма турында фикер алыштылар. Шулай ук, милләтпәрвәр әдипнең иҗаты турында фикер алышу, татар милләтенең һәм Россия мөселманнарының үткән юлы һәм киләчәге турында сөйләшү булды.

Чара ифтар ашы белән тәмамланды.

 

Татар конгрессы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев