Мәдәни җомга

Зөлфәт Хәкимгә үз афоризмнары китабының беренче нөсхәсен «Татар җыры»нда тапшырдылар

«Мондый вакыйгаларның бүгенге көндә булуы бик зарур һәм зур әһәмияткә ия, чөнки татар җыры сәнгате безне бергә җыеп тора шикелле», — диде беренче фестивальгә сценарий язган Зөлфәт Хәким.

«Барс Медиа» компаниясенең директорлар советы рәисе Камил Гәрәев Татарстанның халык язучысы Зөлфәт Хәкимгә аның канатлы сүзләре тупланган китапның беренче нөсхәсен бүләк итте.

«Зөлфәт Хәкимнең афоризмнар китабын чыгарырга уйладык. Бәлки, үзе ачуланыр да инде. Бүгенге көндә сигнал экземпляр килде. Тәнкыйтьләр, төзәтүләр булырга мөмкин», — диде Камил Гәрәев кичә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә «Татар җыры» ачылышы алдыннан журналистлар белән очрашуда.

Зөлфәт Хәким җыентыкта үзенең якынча 700 фикере тупланганын билгеләп үтте. Ул шулай ук «Татар җыры»ның үзенә якын булуын әйтте.

«Мин — беренче фестивальгә сценарий язган кеше. Шуңа „Татар җыры“ миңа бик якын. Ул Камал театрында булган иде. Хәзер инде — 22нче „Татар җыры“. Минемчә, бу хәйран зур вакыт. „Татар җыры“ белән бик якты хатирәләрем бәйле. Мондый вакыйгаларның бүгенге көндә булуы бик зарур һәм зур әһәмияткә ия, чөнки татар җыры сәнгате безне бергә җыеп тора шикелле», — диде. 

 

Гадел Әхмәтҗанов 

«Татар-информ» 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: