Мәдәни җомга

“Үзенчәлекле караш”: ишетмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен сәхнә ачыла

25-28 март көннәрендә Казанда “Үзенчәлекле караш. Төбәкләр” форум-фестивале үткәрелә. Фестивальнең продюсеры Диана Сәфәрова сүзләренчә, без — мондый дәрәҗәдәге фестиваль уздырыла торган беренче төбәк.

Табигатьтән бирелгән кимчелегеңнән оялмыйча, тартынмыйча сәхнәгә чыгу ничек икән ул? Сау-сәламәт кеше дә еш кына кыенсына.

... Татарстан Милли китапханәсенең икенче катыннан аскы катта чыгыш ясаучыларны күзәткәндә боларның нинди физик кимчелекләре бар икән дип уйлап тордым. Алар музыкага бирелеп, мастер-класс күрсәтә торган егетнең һәр сүзен йотлыгып тыңлап, аның артыннан хәрәкәтләрне кабатлый иде. Әйтерсең лә дөньяда башкалар юк. Катнашучылар шул мизгелдә, шул урында гына яшиләр, иреккә чыккан кош балалары кебек хис итәләр төсле тоелды.

25-28 март көннәрендә Казанда “Үзенчәлекле караш. Төбәкләр” форум-фестивале үткәрелә. Фестивальнең продюсеры Диана Сәфәрова сүзләренчә, без — мондый дәрәҗәдәге фестиваль уздырыла торган беренче төбәк. Гомумән фестивальдә 7 коллектив катнаша, шуларның 4 се Татарстаннан.

“Живой город” фондын гамәлгә куючыларның берсе буларак, Диана Сәфәрова күптән инде сәнгать чикләрен киңәйтү турында хыяллануын белдерде.

- Без бу эш белән 4 ел элек, “Инклюзион” проекты тормышка ашырыла башлаганнан бирле шөгыльләнәбез. Ул үз нәтиҗәләрен бирә, - диде фонд җитәкчесе һәм фестивальне уздырырга ярдәм иткән Алишер Усмановның “Сәнгать, фән һәм спорт” хәйрия фондына рәхмәтен җиткерде.

Режиссер, “Үзенчәлекле караш” форум-фестиваленең экспертлар советы әгъзасы Туфан Имаметдинов фикеренчә, бу үзенчәлекле сәхнә сәнгате.

- Шундый кешеләр белән бик сирәк эшлибез. Урамда да, мәдәни мәҗлесләрдә дә андый кешеләрне (физик мөмкинлекләре чиклеләр — авт) сирәк очратабыз. Алар сәхнәгә чыккач, безгә яңа дөньяны ачарга ярдәм итәләр. Режиссер буларак алар белән эшләр өчен башка төрле алымнар кирәк. Тамашачыларга да аларга башка караштан карау мөһим. Минемчә, бу катнашучыларга да, тамашачыга да яңа тәҗрибә, - ди Туфан Имаметдинов.

Фестивальдә начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләргә басым ясалган. Мастер-класста катнашучылар арасында инвалидлар арбасында йөрүчеләр дә бар иде. Аларның йөзләрен, кәефләрен күрсәгез икән! Аларның эчке дөньясы шундый иркен булуга, үзләрен рамкаларга кертмичә хәрәкәт итүләренә, русча әйтсәк, “кайф” алуларына сокланып карыйсың.

Дөрес, бу өлкәдә проблемалар да муеннан. Физик мөмкинлекләре чиклеләргә кешеләрнең карашы үзгәрсә дә, алар белән эшләргә атлыгып торучылар аз.

- Сөйләшү, тәҗрибә уртаклашу өчен мондый мәйданчыклар кирәк. Бу өлкәдә чишәргә кирәкле өч мәсьәләне атар идем. Моның берсе — уңайлы тирәлек. Мәдәният объектларының күпчелеге мәдәни мирас һәм аларны үзгәртү кыен. Тулысынча чикләр булмаган мохит булдыру мәсьәләсе дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелергә тиеш, - дигән фикердә Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова. Министр сүзләренчә, теләсә кайсы тирәлек тә теләсә нинди аудитория өчен уңайлы булырга тиеш.

Министр кадрлар мәсьәләсен дә күтәрде. Теләсә кайсы мәдәният учреждениесендә төрле аудитория белән эшли белә торган кадрлар әзерләнергә тиеш, дип саный Ирада ханым.

- Минемчә сәхнәдә һәм тамаша залында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр генә булырга тиеш түгел. Сәламәт кеше белән алар бер дәрәҗәдә булырга, бу тигез дәрәҗәле мохит булырга тиеш. Маркалау булырга тиеш түгел, - дип өченче мәсьәләне дә яңгыратты Ирада Әюпова.

Фестиваль-форум спектакль карау һәм уйнауга гына түгел, белем өстәү, күргәзмәләр белән танышуга да корылачак.

 

Лилия ЛОКМАНОВА

"Шәһри Казан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: