Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Зәй районының Бигеш авылында әниле-кызлы ишәк асрыйлар

Авыл җирендә хуҗалыкта ишәк асрау – сирәк күренеш. Ә менә Бигеш авылында яшәүче әниле-кызлы Мәгъсүмә апа белән Кифая Кәлимуллиналар ике сыер, бозау-танаулары, күпме кош-кортлары өстенә ике ишәк тә асрыйлар. Алар ишәкләренә яратып, малайлар, дип дәшәләр.

Күпләр безнең яклар өчен ят күренеш булган ишәк асраучыларга гаҗәпләнеп тә карый.

“Бик акыллы, эш сөючән, тугры хайваннар”, - дип  мактыйлар хуҗалар ишәкләрен. Алар узган ел сентябрь аенда ишәкләрне алганнар. Моңарчы икешәр ат асраган Мәгъсүмә апа белән Кифая апа танышлары ишәкләребезне сатабыз, алмыйсызмы, дигәч, бик теләп риза булганнар.

-Кызымның күптәннән ишәк алдырасы килгән иде, хәзер ялга кайткач оныклар да алар яныннан китмиләр. Ишәкләргә атланып йөриләр, алар белән урамга чыгып та йөртәләр. Ишәкне асрау җиңел. Алар нәрсә бирсәң, шуны ашыйлар, ризыкны талымламыйлар. Ипине бик яраталар, салам, печәнне дә теләп ашыйлар. Бик акыллы хайваннар. Баллы яраталар, ә менә суны бик эчмиләр - ди Кифая апа.

Тулырак язма газетабызның киләсе санында. 

 

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев