Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ырынбур шәлләре Казанга килде

Татарстан халкы озакламый күз явын алырлык Ырымбур шәлләренә тиенеп кенә калмыйча, аның белән горурлана да башланырга мөмкин. Шушы арада Казанда булып үткән “Ырымбур шәлчеләре” күргәзсмәсеннән хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов язмасында.

 

Татар хатын-кызларын тагын да сөйкемлерәк, тагын да серлерәк иткән нәрсә – аларның иңнәрендәге күңел җизәкләре төшкән шәл. Ачы бураннарда ябына торганнарыннан алып матурлык өчен дип бөркәнә торган өрфиядәй нәфис Ырымбур шәлләренә кадәр бар иде Казанның “Корстон” сәүдә-күңел ачу һәм бизнес үзәгендә оештырылган тәкъдир итү кичәсендә. Буыннарда-буыннарга күчеп килгән шәл бәйләү осталарының бер берсенә охшамаган иҗат җимешләре бүген дә күпләребезне таң калдыра.
Кадрия Идрисова
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе
Замана шаукымнары татар хатын-кызларын күңел җылысы салып эшләнә торган гамәлдән бераз читләштерсә дә, бу төр продукциягә кызыкучылар бүген дә җитәрлек. Ырымбурдагы Әбсәләмовлар гаиләсе моны үзләренең гамәлләре белән раслый. Алар 20 елдан артык инде Ырымбур шәлләрен дөньяга таныту эше белән шөгельләнә. Планнары мамык шәлне Ырымбурның гына түгел, бөтен татар халкының да горурлыгы, аны таныта эш-гамәле итү. Шулай була күрәсең.


Искәндәр Гыймалтдинов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары

trt-tv.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев