Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Язучылар берлеге Тукай премиясенә Ләбиб Лерон белән Факил Сафинны тәкъдим иткән

Татарстан Язучылар берлеге үзенең чираттагы съездына әзерләнә.

Татарстан Язучылар берлеге Тукай премиясенә үз кандидатларын күрсәтте һәм әдәби премияләрне бүлде.

Идарә әгъзасы, язучы Фәүзия Бәйрәмова социаль челтәрдә Берлекнең идарә утырышы яңалыклары белән бүлешә.

Идарә утырышында Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар күрсәтелгән идарә бу мактаулы бүләккә балалар өчен язган әсәрләре өчен Ләбиб Леронны һәм прозаик Факил Сафинны тәкъдим иткән.

Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләген шагыйрь һәм галим Равил Рахманига, Такташ премиясен Башкортстаннан шагыйрә Халисә Мөдәррисовага, проза өлкәсендәге Фатих Хөсни исемендәге бүләкне Вакыйф Нуриевка бирергә, дигән карар чыгарылган.

Җамал Вәлиди исемендәге әдәбият фәне өлкәсендәге бүләк Чаллыдан галим Әнвәр Шәриповка, драматургия буенча Туфан Миңнуллин исемендәге премия Чаллыдан драматург, актер Булат Сәлаховка, Максим Горький исемендәге премияне тәрҗемәче Азалия Бадюгинага биреләчәк.

Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында Татарстан язучыларының XIX съездына әзерлек мәсьәләсе каралган. Съезд 26 февральгә билгеләнгән иде. 

 

Рузилә Мөхәммәтова 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев