Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Язучы Камил Кәримов Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын югары бәяләде

Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» әсәре — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә дөнья күргән унынчы кесә китабы.

Күренекле язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Камил Кәримов Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын яратып укыган. 

«Гадәттә, Казаннан читтә, авылларда яшәгән кешеләрне без күреп бетермибез, аларга игътибар да җитми. Без яныбызда йөргән кешеләрне күбрәк беләбез. Авторлар белән дә шулай. Ләкин Фирдәвес Хуҗинны бик сирәк күрсәк тә, без аны гел күзалдында тота идек. Аның һәр язган әсәре «Казан утлары» журналында басылып барды. Редакциядә егерме ел эшләп, аның бер генә әсәренең дә кире борылганын хәтерләмим. Бу исә язучының таланты турында сөйли.

Фирдәвес Хуҗин Ватан сугышы корбаннарын эзләп табып тора һәм аларны мәңгеләштерү эшен алып бара. Аны беркем дә мәҗбүр итми, аның үзенең күңелендә батыр солдат ята. «Суслонгер» әсәре миңа нык тәэсир итте. Ул темага кем алыныр икән дип күптәннән көттем. Ниһаять, Фирдәвес Хуҗин һәркемнең күңеленә барып ирешерлек әсәр иҗат итте», — дип, фикерләре белән уртаклашты ул. 

Мәгълүм булганча, Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» әсәре — «Казан утлары» журналы китапханәсе сериясендә дөнья күргән унынчы кесә китабы. 

 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев