Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ярты елда Нәзарәт 84 авыруга дәвалану өчен акча күчерде

Нәзарәтнең авыру балаларга ярдәм күрсәтү буенча тагын бер зур проекты булып «Хәят» үзәге тора.

Агымдагы елның 6 ае эчендә Диния Нәзарәтенең «Зәкят» Хәйрия фонды тарафыннан 84 авыруга акчалата ярдәм күрсәтте. Дәвалану һәм тернәкләнү курсларын түләү өчен акчалар мөселманнар тапшырган зәкят һәм сәдакалар хисабыннан җыелды. Барлыгы 2016 елдан бирле «Зәкят» фонды 400 авыруга финанс ярдәм күрсәтте. 

Нәзарәтнең авыру балаларга ярдәм күрсәтү буенча тагын бер зур проекты булып «Хәят» (инвалид балалар, яшь инвалидлар һәм аларның ата-аналары өчен социальләшү үзәге) үзәге тора. Ул «үзенчәлекле» сабыйларның физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, аларны социальләштерү, үз-үзләрен карарлык итеп мөстәкыйльлеккә өйрәтү һәм көнкүрештә юнәлеш бирү, шулай ук аларның ата-аналарын эмоциональ арыганлыктан ял иттерү максатыннан оештырылган.

Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган инвалидлар бушлай йөри. Агымдагы елның 6 ае эчендә Үзәккә 100гә якын гаилә йөри.  

«Зәкят» фондының мөһим юнәлеше булып халыкка азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү дә тора: беренче яртыеллыкта биредә мохтаҗларга 1171 ризык җыелмалары тапшырдылар. Анда он, төрле ярмалар, үсемлек мае, консервлар, татлы ризыклар, шикәр, макарон, чәй керде, дип билгеләп үтә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Моннан тыш, 2016 елдан бирле фонд мохтаҗлар өчен хәйрия ашлары уздыра. 2021 елның гыйнварыннан алып июненә кадәр 2600 порция кайнар ризык таратылды. 

6 ай эчендә 1521 мохтаҗ кеше бушлай кием, аяк киеме, көнкүреш кирәк-яраклары белән тәэмин ителде. 

 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев