Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Ярминкәләргә рәхим итегез!

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның сатуга өстәлгән бәяләрдән башка гына сыйфатлы һәм натураль авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын сыйфатлы фермер продукциясе сатып алу өчен ярминкәләргә чакыра
Шимбә көнне, 10 апрельдә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.
Ярминкәләр, гадәттәгечә, түбәндәге адреслар буенча уза:
– Авиатөзелеш районы:Ленинград ур.,27 (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчык), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев ур.,7 йорт янында;
– Вахитов районы:Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә;
– Киров районы:Кызыл Кокшай ур.,150/2 («Җиләкле бистә» сәүдә үзәге янындагы мәйданчык), Батыршин ур.,20;
– Яңа Савин районы:Хөсәен Ямашев пр.,71а (“Бәхетле” гипермаркеты янындагы мәйданчык);Лаврентьев ур.,10 (чатыр корылган мәйданчык);
– Идел буе районы:Р. Зорге ур.,66, корп.1(парковка территориясе), Ю.Фучик ур., 72(чатыр корылган мәйданчык);
– Совет районы:Аграрный ур.,2 («Казан» агросәнәгать паркының ачык мәйданчыгы), Зәкиев ур.,12 (чатыр корылган мәйданчык) һәм Липатов ур.,7 (чатыр корылган мәйданчык һәм “Дәрвиш” базары территориясендәге мәйданчык);
– Мәскәү районы:Ш.Усманов ур.,1 (Энергетиклар һәм Ш.Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базарына чиктәш мәйданчык);
– Зеленодольск районы:Яңа Тура һәм Осиново поселокларында:(«Радужный» сәүдә үзәге янында һәм «Яңа Тура» технополисы янында);
– Юдино поселыгында(Революция ур.,12);
– Чаллыда:Г.Тукай ур.,16 («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданчык), Чулман пр.,(Ипподром территориясендәге мәйданчык);
– Түбән Камада:Вокзал ур.,2(«Комета» үзәк базары мәйданчыгы; Көньяк ур.,1 («Магнит» сәүдә үзәгенә каршындагы мәйданчык).
Дүрт ярминкә атнасы йомгаклары буенча республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләренә 102,8 тонна бәрәңге, 316,64 тонна яшелчә, 571,2 тонна ит, 51,8 тонна үлчәүле сөт, 231,5 тонна шикәр комы, 115,3 тонна он, 610,3 мең данә йомырка һәм 564,4 тонна ашлык китерелгән.
Исегезгә төшерәбез, язгы ярминкәләр 13 мартта эшли башлады һәм 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төрле мәйданчыкларда продукциянең ассортименты төрлечә һәм ул халык ихтыяҗын исәпкә алып төзелгән.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре - фермерлар өчен дә, халык өчен дә бик мөһим ярдәм чарасы, чөнки ярминкәләрдә фермерлар үзләре үстергән продукцияне сата алалар (сәүдә урыннары бушлай бирелә), ә халыкның сатуга өстәлгән бәяләрдән башка гына сыйфатлы һәм натураль авыл хуҗалыгы продукциясен минималь бәяләрдән сатып алу мөмкинлеге бар.
Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге шимбә көнне Казандагы ярминкә мәйданчыкларын шәхсән үзләре йөреп чыга.

 

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев