Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Якутия һәм Татарстан спортчылары Казанда татарча көрәштә көч сынашты

Бүген «Батыр» спорт комплексында хапсагай, мас-рестлинг һәм милли көрәш буенча иптәшләрчә ярышлар булды.

Бүген Казанның «Батыр» спорт комплексында Саха Республикасы (Якутия) спортчылары милли көрәш буенча Татарстан командасы белән көч сынашты.

Татарча көрәштә Якутиянең хапсагай дип аталган милли спорт уены көрәшчеләре үзләрен сынап карады. Алар көрәш алымнарын кичә генә өйрәнгән.

Саха Республикасы көннәрен үткәрү кысаларында Татарстан Республикасына спорт делегациясе килгән. Ике республика спорт командалары арасында 7-11 июньдә матчлар уза. Бүген «Батыр» спорт комплексында хапсагай, мас-рестлинг һәм милли көрәш буенча иптәшләрчә ярышлар булды.

Матч вакытында Якутия спортчылары үзләрен милли көрәштә сынасалар, Татарстан көрәшчеләре Якутиянең милли спорт уеннарына — хапсагай һәм мас-рестлинг нечкәлекләренә өйрәнде. 

 

 

Рифат Каюмов 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев